ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2007 ел
сишәмбе
4 сентябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Актаныш агрегат заводы" ЯАҖ эшчәнлеге белән танышты.

3
сентябрь, 2007 ел
дүшәмбе
3 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ауразия Үсеш банкы (АҮБ) идарәсе Рәисе Игорь Финогенов белән очрашты.

30
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
30 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы яңартылган мәйданда тантаналы төстә иҗади интеллигенция әһелләренә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды.
30 августта чал тарихлы башкалабызның бу символының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы рәисе Олег Морозов, РФ Хисап палаты рәисе Сергей Степашин, "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Владимир Якунин, Транспорт министры урынбасары Евгений Москвичев һ.б. катнашты.

29
август, 2007 ел
чәршәмбе
Татарстанда спорт үсешен күзаллап оештырылган чараларның берсе Үзәк стадионда футбол-җиңел атлетика манежы ачылышына багышланды. Әлеге тантананың мактаулы кунагы - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булды.
Аэропорттан Казанга керү юлында тиздән мәһабәт ике спорт корылмасы калкачак. 29 августта биредә Теннис үзәге һәм Су спорты сарае комплексы төзелешенә беренче нигез ташы салынды. Тантанада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан мэры Илсур Метшин, РФ теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, "ТАИФ" компанияләр төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Синтез" ватерпол командасы капитаны Ирек Зиннуров һ.б.катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев халыкара класслы спорт мастеры Екатерина Волкова һәм аның тренеры Василий Мастровка котлау телеграммасы җибәрде.
29 августта Казан Ратушасында Иске-Татар Бистәсе территориясе төзелеше үсеше һәм реновациясе концепциясе тәкъдир ителде.
"Казан" журналына биргән интервьюсында Татарстан Президенты заманча шартларда республиканың социаль-икътисади үсеш мөмкинлекләренә бәя бирде, алда торган бурычларны атады.

28
август, 2007 ел
сишәмбе

28 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казандагы "Эдельвейс-М" комбинатында сөт продукциясен ПЭТ (полиэтилентерефталат) шешәләргә тутыру буенча яңа линияне ачуда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International