ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2007 ел
шимбә
25 августта үзенең 1000 еллыгын киң масштабларда билгеләп үтүче Алабуга шәһәрендә тантаналы төстә шәһәр тарихы музеен, интерактив остаханәләрен, "Трактир" музей-театрын үз эченә алган Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы ачылды.
25 августта ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең 1000 еллык Алабугага сәфәре "Алабуга" махсус икътисади зонасын тәкъдир итү белән дәвам итте.

24
август, 2007 ел
җомга

24 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Алабуганың нигез салынуына 1000 ел үтү уңаеннан узучы тантаналы чараларда катнашты.


22
август, 2007 ел
чәршәмбе
"Кыска гына вакыт эчендә "КАМАЗ" белән "Цанрадфабрик Фридрихсхафен" арасында яхшы хезмәттәшлек урнаштырылды. Аның инде мактанырлык нәтиҗәләре дә бар. Хәзер Германия компаниясе "КАМАЗ"да үзенең эшчәнлеген тагын да җәелдерергә теләвен ишеттем", - диде Минтимер Шәймиев.

21
август, 2007 ел
сишәмбе
21 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Нурлат муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла.

17
август, 2007 ел
җомга
17 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Татарстан Республикасында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча эш торышы" мәсьәләсенә багышланган Куркынычсызлык советы утырышын уздырды.

16
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
16 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе" федераль дәүләт унитар предприятиесенә (КАПО) 80 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасының мактаулы кунагы булды.

15
август, 2007 ел
чәршәмбе
15 августта Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Рас әл-Хәймә әмирлеге хакиме киңәшчесе, төбәктә инвестицияләр идарәсе башкаручы директоры, "Ракин" компаниясе Директорлар советы рәисе Хәтер Масаад җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
15 августта Казан Кремлендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев алып барды.

14
август, 2007 ел
сишәмбе
14 августта Татарстан Президенты, Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе Минтимер Шәймиев Кремльдә комиссия утырышы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International