10 августта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Зәйгә эш сәфәре барышында биредә төзелә торган Боз сарае нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Шулай ук Татарстан Президенты А.Алиш исемендәге Балалар иҗат йортында урнашкан сәләтле балалар мәктәбендә булды һәм "Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүдә хакимият, бизнес һәм мәгариф учреждениеләренең хезмәттәшлеге" дигән темага пленар утырышында катнашты.
"Түбән Кама Нефтехим" ААҖ язмышын хәл итүче объект", - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 1 августта Түбән Камада яңа энергетика объектын сафка бастыру тантанасында ГТУ-75 газ-турбина җайланмасына әнә шундый бәя бирде. Чара "Түбән Кама Нефтехим" ААҖдә тәүге продукция алуга 40 ел тулуга багышланган иде.