ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2007 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Ворониннан хат килде. Хатта "Россия сыйфаты" программасының яңа дипломантларын, Ауропа менеджмент сыйфаты фонды сертификатлары ияләрен һәм "Россиянең сыйфат лидеры" конкурсы лауреатларын тантаналы төстә тәкъдир итүе хакында сүз бара.

27
июль, 2007 ел
җомга
27 июль көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Икътисадны торгызу буенча кредит институты - KfW" банк төркеме (Алмания) идарәсе рәисе Ингрид Маттеус-Майер белән очрашты.

26
июль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган канунның әһәмиятен югары бәяләп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, бу вакыйганың Татарстан ягыннан олы рәхмәт хисләре белән кабул ителүен белдерә. "Яңа Шартнамә илнең бөтенлеген законлы нигездә беркетә һәм демократик цивилизацияле үсеш юлына баскан Россиянең, күпмилләтле федератив дәүләт буларак алгарышка ирешүен раслый".
2007 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев өч законны имзалады. "Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү һәм файдалану турында"гы Закон республикасы дәүләт милке белән идарә итү һәм файдалану тәртибен раслый һәм бу өлкәдә дәүләт хакимияте органнары компетенциясен билгели.

26 июль көнне Казанда Ауропа икътисади берләшмәсе (ЕврАзЭС) Интеграция комитеты каршындагы сәламәтлек советы утырышы ачылды. Аның эшендә әлеге икътисади оешмада әгъза булып торган 5 илнең – Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстанның, шулай ук күзәтүче статусындагы Үзбәкстанның сәламәтлек саклау министрлары, министр урынбасарлары катнаша. Мәртәбәле делегацияне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.

6 - 12 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында "Алтын мөнбәр" III Халыкара мөселман кинофестивале уздырыла. 26 июльдә исә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, әлеге фестивальнең оештыру органы җитәкчелеге белән очрашты.

Татарстан Республикасы башлыгы күп мәртәбәләр "Россиянең иң яхшы кешеләре" федераль энциклопедиясе лауреаты дип танылды, ә күптән түгел илнең югары иҗтимагый бүләге - "Россиянең иң яхшы кешеләре" медаленә лаек булды. Энциклопедиянең иҗтимагый-консультация советы әнә шундый карар кабул итте.

25
июль, 2007 ел
чәршәмбе
25 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Оешмалар милкенә салым хакында Татарстан Республикасының аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Татарстан Республикасы Законын имзалады.

24
июль, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә "Түбән Кама Шин" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Ильясовтан телеграмма килде. Анда республика җитәкчелеге һәм "Татнефть" берләшмәсенең һәрьяклап ярдәм итүе нәтиҗәсендә 2007 елның 22 июлендә предприятиедә "Кама" маркалы 300 миллионынчы шин эшләп чыгарылуы хакында сүз бара.

23
июль, 2007 ел
дүшәмбе
23 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзенең рәсми резиденциясендә Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Геннадий Батанов белән очрашты. Очрашуда Россия Пенсия фонды белән республиканың алга таба хезмәттәшлеге, шулай ук ТРда Хәйрия елы барышы турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International