Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
24
июль, 2007 ел
сишәмбе
ТР Президенты исеменә "Түбән Кама Шин" ААҖ җитәкчелегеннән телеграмма килде
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә "Түбән Кама Шин" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Ильясовтан телеграмма килде. Анда республика җитәкчелеге һәм "Татнефть" берләшмәсенең һәрьяклап ярдәм итүе нәтиҗәсендә 2007 елның 22 июлендә предприятиедә "Кама" маркалы 300 миллионынчы шин эшләп чыгарылуы хакында сүз бара.
23
июль, 2007 ел
дүшәмбе
Минтимер Шәймиев Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе белән очрашты
23 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзенең рәсми резиденциясендә Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Геннадий Батанов белән очрашты. Очрашуда Россия Пенсия фонды белән республиканың алга таба хезмәттәшлеге, шулай ук ТРда Хәйрия елы барышы турында фикер алышынды.
19
июль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең 68нче иҗат сезонын "Шагыйрь мәхәббәте" операсы белән япты
20 июльдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең 68нче иҗат сезонын күптән түгел сәхнәләштерелгән "Шагыйрь мәхәббәте" операсы белән япты. Ябылу тантанасына тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде.
Минтимер Шәймиев "Банк Москвы" президенты Андрей Бородин белән очрашты
19 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Банк Москвы" АКБ ААҖ президенты Андрей Бородин белән очрашты.
18
июль, 2007 ел
чәршәмбе
Минтимер Шәймиев Татарстанда цифрлы эфир телевидениесенең сынау тапшыруларына старт бирү тантанасында катнашты
18 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Эфир" телекомпаниясе бинасында Татарстанда цифрлы эфир телевидениесенең сынау тапшыруларын ачып җибәрү тантанасында катнашты.
17
июль, 2007 ел
сишәмбе
Дәүләт торак фондының Попечительлек Советы утырышы узды
17 июль көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында "ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешманың Попечительлек Советы утырышы узды.
16
июль, 2007 ел
дүшәмбе
Казан үзәгендә "Кредит йорты" ачылды
16 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан үзәгендә яңа ачылган "Кредит йорты"нда булды. Әлеге учреждениедә Россия һәм Татарстандагы 8 эре банкның офислары урнашкан. Алар казанлыларга кредит продуктларының киң исемлеген тәкъдим итәргә әзер.
15
июль, 2007 ел
якшәмбе
Минтимер Шәймиев: "Быел уздырылучы Татар яшьләре көннәренең әһәмияте - тәүге тапкыр Мөселман яшьләре фестивале белән берлектә оештырылуында"
"Бер күрешү - үзе бер гомер" - Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 15 июль көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә XVII Татар яшьләре көннәре һәм I Мөселман яшьләре фестиваленең тантаналы ачылышында ясаган чыгышында Россиянең төрле төбәкләреннән, БДБ илләреннән җыелган яшьләрнең очрашуын әнә шулай татар халык мәкале белән хуплады.
14
июль, 2007 ел
шимбә
Минтимер Шәймиев "Маяк" радиосының "Народ и власть" тапшыруында катнашты
14 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Народ и власть" тапшыруында "Маяк" радиосы тыңлаучыларының сорауларына җавап бирде.
13
июль, 2007 ел
җомга
Минтимер Шәймиев Свердловск өлкәсе Законнар чыгару Җыены делегациясе белән очрашты
13 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Свердловск өлкәсе Законнар чыгару Җыены делегациясен кабул итте. Делегацияне Вәкилләр Палатасы Рәисе Юрий Осинцев җитәкләде. Очрашуда Татарстан ягыннан республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бар иде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз