ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2007 ел
шимбә

3 ноябрьдә Казанда Татарстан халыклары съезды уза. Башкаланың “Корстон” комплексында үткәрелүче съездга 700гә якын делегат, күп санлы кунаклар җыелды.
Съезд эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ төбәкләрне үстерү министры урынбасары Камил Исхаков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин, Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе, Россиянең Таҗикстандагы вәкаләтле вәкиле Рамазан Абдулатипов катнашты.


2
ноябрь, 2007 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең "Илнең профессиональ командасы" проекты Федераль эксперт советы рәисе Алексей Гордеевтан хат килде.

1
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
1 ноябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2007 ел өчен Арбузов исемендәге халыкара премияне тапшырды. Фосфорорганик химия өлкәсендәге уңышлар өчен бирелүче әлеге дәрәҗәле премиягә беренче тапкыр хатын-кыз галимә - Россия Фәннәр академиясе академигы, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры Ирина Белецкая лаек булды.

31
октябрь, 2007 ел
чәршәмбе
"Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак" илкүләм проекты буенча Чаллыда берничә микрорайон төзелә башлый. Яңа торак төзелеше проектлары белән Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре вакытында Минтимер Шәймиевне таныштырдылар.

30
октябрь, 2007 ел
сишәмбе
30 октябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Зәй районына эшлекле сәфәр кыла. Максаты – Зәй эшлекле даирәләре белән сөйләшү, райондагы кайбер завод һәм оешманың эшчәнлеге белән танышу.

29
октябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республикның Биектау муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла.

27
октябрь, 2007 ел
шимбә
Татарстан Презденты Минтимер Шәймиев Япониянең иң дәрәҗәле саналган вакытлы матбугатларыннан берсе - "АСАХИ" газетына интервью бирде. ТР Президенты белән газетның Мәскәүдәге бюросы махсус хәбәрчесе Комаки Акиеса сөйләште.
27 октябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Республиканың муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары Советы президиумы утырышын уздырды.
27 октябрьдә Татарстан башкаласының Чехов базарында азык-төлек һәм халык кулланылышы тауарлары ярминкәсе оештырылган иде. Аны оештыручы - Нурлат муниципаль районы. Продукция төрләре һәм бәяләр белән танышырга ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә килде.

25
октябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
25 октябрь көнне Казанда Татарстан студентларының V Конгрессы үзенең эшен дәвам итте. Аның "Уникс" концертлар залында үткән пленар утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International