17 ноябрь көнне Тверь өлкәсенең “Завидово” резиденциясендә Владимир Путин “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев дә катнашты.
15 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Бөгелмә шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты гыйльми советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
12 ноябрь көнне Татарстан башкаласына Дмитрий Медведев килде. РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Казанга эш сәфәрен Россия Ислам университетыннан башлады. Илнең беренче вице-премьерын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тул вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов һәм башка рәсми затлар озатып йөри.