ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
29 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел хәйриячесе" республика конкурсының тәүге җиңүчеләрен бүләкләде.

28
ноябрь, 2007 ел
чәршәмбе
27 ноябрь көнне Мәскәүдә Россия Федерациясендә Кытай халык республикасы Илчесе Лю Гучан Россия Хөкүмәт учреждениеләре, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Кытай һәм Россия "милли еллары"н үткәрүгә керткән өлешләре өчен медальләр һәм бүләкләр тапшырды. Әлеге мактаулы бүләккә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев лаек булды.

27
ноябрь, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Александр Славутскийны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.
27 ноябрь көнне Казан Кремлендә республика Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тырыш хезмәтләре белән илебезнең һәм төбәгебезнең социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән күренекле галимнәргә, табибларга, укытучыларга, икътисадчыларга, авыр һәм җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Татарстан Президенты шәхсән үз, шулай ук ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.

24
ноябрь, 2007 ел
шимбә
24 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тантаналы төстә республиканың күп балалы аналарын кабул итте. Билгеле булганча, 25 ноябрь көнне Россиядә Әниләр көнен билгеләп үтәләр. Татарстанда әлеге бәйрәм уңаеннан ятим балаларны тәрбияләүче әниләрне хөрмәтләделәр - башкаланың "Корстон" комплексындагы Бал залына йөздән артык хатын-кызны чакырып, изге эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

23
ноябрь, 2007 ел
җомга
23 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Чистай шәһәренә килде. Биредә республика башлыгы Чистайның горурлыгы булган "Восток" сәгать заводы" ачык акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.

22
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
22 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Яшел Үзәнгә эшлекле сәфәр кылды. Президент биредә җирле халык тормышындагы мөһим вакыйгада - Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең яңа терапия корпусын ачу тантанасында катнашты.

20
ноябрь, 2007 ел
сишәмбе

20 ноябрьдә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов, ТР Президенты Минтимер Шәймиев «Алабуга» махсус икътисади зонасында узган эшлекле сәфәрен МИЗның аеруча күренекле резидентларның берсе – «Северсталь-Авто-АЛАБУГА» ҖЧҖе белән танышудан башлады.


19
ноябрь, 2007 ел
дүшәмбе
19 ноябрь көнне Казанга Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов килде. Аэропортта аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башака рәсми затлар каршы алды.
19 ноябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның "Тернәкләндерү травмотологиясе һәм ортопедия" фәнни-тикшеренү үзәгенең яңа бинасында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International