ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
6 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. "Икенче төп" татар театрының (Камал театрыннан соң) биографиясе якты һәм үзенчәлекле. Ул 1933 елда Кәрим Тинчуринның шәхси инициативасы нигезендә Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оештырыла. Труппа нигезен төрле елларда танылган артистлар Гөлсем Болгарская, Зариф Закиров, Касыйм Шамил, Вера Минкина, Зәйнәп Камалова, Фәридун Юнысов һ.б. тәшкил итте.

4
ноябрь, 2003 ел
сишәмбе
М.Ш.Шәймиевкә РФ Центросоюз рәисе В.Ф.Ермаковтан телеграмма килде. Анда 2003 елның өченче кварталындагы эш йомгаклары буенча Татарстан Кулланучылар берлегенең гомуми эшчәнлек буенча беренче урынны алуы хәбәр ителә. Центросоюз җитәкчесе шулай ук кулланучылар кооперациясенә булышлык күрсәтүе өчен республика башлыгына рәхмәт белдерә.
"Бердәм Россия" партиясе югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев Россиянең Ислам Конференциясе Оешмасы илләренә керүче дәүләтләр белән тыгызрак хезмәттәшлек итүен яклый. Бу оешма 1969 елда төзелгән иде, хәзер 60 ка якын ил шуның әгъзасы булып тора.

2
ноябрь, 2003 ел
якшәмбе
2 ноябрьдә кичен "Казан" халыкара аэропортына махсус рейс белән Калининградтан Губернатор Владимир Егоров җитәкчелегендәге Калининград өлкәсе делегациясе килде. Самолет янында кунакларны "Бердәм Россия" партиясе югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

29
октябрь, 2003 ел
чәршәмбе
Кичә Чаллыда 800гә якын делегат һәм кунак катнашында эшмәкәрләрнең республика съезды үтте. Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы инициативасы һәм республика Хөкүмәте булышлыгы белән оештырылган әлеге зур сөйләшүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, шулай ук хакимият башлыклары һәм хөкүмәт әгъзалары катнашты.
29 октябрьдә Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.

25
октябрь, 2003 ел
шимбә
25 октябрьдә ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев - хәзер ул сайлау алды кампаниясе чорына бирелә торган ялда - республиканың мөселманнар җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашты.

23
октябрь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Казан 23 октябрь Интерфакс - Татарстан Президенты, “Бердәм Россия” партиясе рәистәше Минтимер Шәймиев, сайлау алды бәхәсләре турыдан-туры эфирда күрсәтелергә тиеш, дип исәпли М. Шәймиев Интерфакска биргән интервьюсында әнә шундый фикер әйтте.

22
октябрь, 2003 ел
чәршәмбе
22 октябрьдә дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларның федераль исемлегенә "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән кергән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турындагы федераль закон нигезендә - бу закон "А" категорияле дәүләт хезмәткәрләреннән сайлау алды кампаниясе вакытында үзләренеңпрофессиональ вазифаларын калдырып торуны таләп итә-сайлау алды эшләрен башкаруга китте. 22 октябрьдә Казан Кремлендә республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда республика башлыгы тиешле белдерү ясады.

21
октябрь, 2003 ел
сишәмбе
Кичә "Казан" милли мәдәният үзәгендә Бөтенроссия зона киңәшмәсе үзенең эшен башлады. Анда Россия Федерациясенең 2010 елга кадәрге чорга төзелеш комплексының үсеш стратегиясе концепцияләре тәгаенләнәчәк. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Владимир Яковлев, РФ Төзелеш дәүләт комитеты рәисе Николай Кошман, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин катнашты. Зона киңәшмәсенә шулай ук Федерациянең 20 төбәге җитәкчеләре, төзелеш тармакларының башлыклары һәм белгечләре дә килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International