ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2003 ел
сишәмбе
21 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Иссэй Номура белән очрашты. Бу очрашуда сүз Япония һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең зур потенциалга ия булуы, аны икътисадый һәм мәдәни тормышның иң төрле өлкәләрендә гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында барды.

22
сентябрь, 2003 ел
дүшәмбе
Казанда гомуми һәм гамәли химия буенча XVII Менделеев съездына дөньяның 17 иленнән 1100 дан артык галим җыелды. Бу - Россия химикларының иң абруйлы форумы. 22 сентябрьдә "Пирамида" мәдәни-тамаша комплексында форумны тантаналы ачу булды. Анда съездның мактаулы президенты сыйфатында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

20
сентябрь, 2003 ел
шимбә
20 сентябрьдә Союзлар йортының Колонналы залында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең өченче съезды узды.

19
сентябрь, 2003 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Советының унсигезенче пленар сессиясендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә компенсация түләүләрен саклап калуны вәгъдә итте. Дөрес, әлеге компенсация күләмнәре бераз үзгәртеләчәк.
Кичә, 19 сентябрьдә Мәскәүнең Кече Татар тыкрыгында зур бәйрәм: татарларның милли-тарихи ядкарен -сәүдәгәр Шәмси Асадуллаев йортын башкаланың татар җәмгыятенә тантаналы төстә тапшыру булды. Бу чарада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэры Юрий Лужков үзенең командасы белән, ТРның РФдәге Вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты. Алар бинаны караганнан соң аның мәһабәт залында Мәскәүнең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

17
сентябрь, 2003 ел
чәршәмбе
17 сентябрьдә Санкт-Петербургта җәйге яллардан соң Татар милли-мәдәни автономиясе үзенең эшчәнлеген яңартып җибәрде. Быел сезон башлану, Татар автономиясенең башка чаралары кебек үк, күренекле юбилейлар - Санкт-Петербургка 300 ел һәм шәһәрнең татар җәмгыяте юбилеена бәйле рәвештә аеруча тантаналы төстә билгеләп үтелде.

11
сентябрь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
11 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче сессиясе үзенең эшен дәвам иттерде. 3 сентябрьдә тикшерелми калган өч мәсьәләгә өстәп, Президиум сессия көн тәртибенә 19 өстәмә мәсьәлә кертте. Депутатлар В.Логинов, Ф.Мусин, С.Осколок һәм И.Мәһдиев башка тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Көн тәртибен тикшерү нәтиҗәсендә, аңа егерме мәсьәлә кертелде.
11 сентябрьдә кичен соң гына Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, финанс министры Алексей Кудрин килде. Халыкара "Казан" аэропортында Алексей Кудринны һәм аны озата йөрүчеләрне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре каршы алды.

5
сентябрь, 2003 ел
җомга
Кичә Татарстанда нефть чыга башлауның 60 еллыгына багышланган тантаналар башланды. Бәйрәм Бөгелмәдән старт алды.

4
сентябрь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
АКШның Forbes ("Форбс") журналы үзенең шушы көннәрдә чыгачак саннарының берсендә укучыларына Татарстан Республикасы турында сөйләячәк. 4 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кушма Штатларның "Press Net" бәйсез агентлыгы вәкилләре Сония Гельдзен һәм Рафаэль Муньоска интервью бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International