ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2003 ел
сишәмбе
"Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев 18 ноябрьдә тантаналы рәвештә ачылган "Казан Кремле осталарына" скульптура композициясен Татарстанның күпмилләтле халкының җитлеккәнлегенә, белем дәрәҗәсенә һәм югары интеллектына һәйкәл дип атады. Әгәр без рус халкы татар халкын, татар халкы рус халкын һәм республика территориясендә яшәүче барлык халыкларны үзара ихтирам итү хисе белән сугарылганбыз икән, бу, чыннан да, безнең күпмилләтле халкыбызның җитлеккәнлегенә һәйкәл булып тора, диде Минтимер Шәймиев. Рус һәм татар осталары бергә басып тора торган һәйкәлдә мәңгеләштерелгән татулыкны без ныгытабыз һәм, аны саклауларын теләп, киләчәк буыннарга тапшырабыз.

15
ноябрь, 2003 ел
шимбә
15 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Татарстан - Яңа гасыр" (ТЯГ) республика иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең V җыены булды. Анда РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе вакытында ТЯГның сәяси юнәлеше турындагы мәсьәлә каралды.
"ТЭФИ-Төбәк" Бөтенроссия телевидение зона конкурсы Россия күләмендә икенче тапкыр үткәрелә. Конкурс өч зонада старт алды. "Көнбатыш" зонада урнашкан Югорск шәһәре үзенең җиңүчеләрен 16 октябрьдә, ә Иркутск ("Көнчыгыш" зона) 30 октябрьдә билгеләде. Менә чират зонаның үзәге саналган Казанга килеп җитте. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән: Тула, Владимир, Клин, Чиләбе, Түбән Новгород, Смоленск, Ижаудан килгәннәр иде. Өч шәһәрдә җиңгән "ТЭФИ-Төбәк" лауреатларын 28 ноябрьдә Сочи шәһәре җыячак.

14
ноябрь, 2003 ел
җомга
Казанның М.Гафури урамында "Калейдоскоп" исемле мәдәни-спорт комплексы эшли башлады. Ачу тантанасында "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше М.Шәймиев, ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.Гобәйдуллин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы К.Исхаков, Татарстан Республикасының төрле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. "Калейдоскоп" мәдәни-спорт үзәге - Татарстанда соңгы елларда төзелгән иң эре комплекслардан берсе. Ул киләчәктә республикада гына түгел, Россиянең Европа өлешендә дә иң зур сәламәтлек үзәкләренең берсенә әвереләчәк.

11
ноябрь, 2003 ел
сишәмбе
Нурлатта һәм Әгерҗедә кичә яңа тимер юл станция биналарын файдалануга тапшыру тантанасы булды.
11 ноябрь көнне Әгерҗенең вокзал яны мәйданчыгында бөек якташлары истәлегенә һәйкәл куелды. Хәзердән ул мәйдан Таҗи Гыйззәт исемен йөртәчәк. Һәйкәл ачуга багышланган тантаналы митингта «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев, Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, «Россия тимер юллары» ААҖ президенты Геннадий Фадеев, Әгерҗе районы хакимияте башлыгы Фәрит Габбасов, ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин катнашты.
Инде хәбәр ителгәнчә, Минтимер Шәймиев Президент Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясенең рәсми делегациясе составында Италиядә булып кайтты. Әлеге визит 4-6 ноябрьдә булды.

10
ноябрь, 2003 ел
дүшәмбе
10 ноябрьдә Түбән Камада төзелә башлаган автобензин заводы нигезенә капсула салып калдыру тантанасы булды. Яңа завод елына 530 мең тоннадан артыграк күләмдә автомобиль бензины, шул исәптән "АИ-80" маркалы 70 мең тонна бензин, "АИ-93"ле 360 мең тонна һәм "АИ-95" ле 100 мең тонна бензин җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. Ул шулай ук нефть химиясе производстволарына полимер продукция җитештерү өчен елына 140 мең тоннадан артыграк күләмдә чимал җибәрәчәк (әлегә ул Россия монополистларыннан зур авырлык белән сатып алына). Нефть эшкәртү нәтиҗәсендә Түбән Камада гына да җитештерү күләмнәре һәм нефть продуктлары сату инде 2005 елга ук елына 1 миллиард долларга кадәр җитәргә мөмкин.
Кичә Мөслим районы үзәгендә 840 укучыга исәпләнгән өч катлы 3 нче урта гомумбелем мәктәбен ачу тантаналы шартларда узды. Аны ачуда "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев катнашты.... Залга "Әлифба" китаплары күтәргән I класс укучылары уза. Алар һәм башка класс укучылары моңа кадәр Мөслимнең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә укыган Хәзер менә яңа микрорайондагы үзләренең торган урыннарына якын мәктәпкә йөреп укыячаклар.

8
ноябрь, 2003 ел
шимбә
Үткән шимбәдә Казанның "Баскет-холл" спорт комплексында "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. Республика "Уңыш бәйрәме"нә бу кадәр халыкның җыелганы юк иде әле. Мәһабәт спорт комплексы иртәдән үк шау-гөр килеп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International