ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2003 ел
дүшәмбе
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, киңәйтелгән утырышын җыеп, еллык эшчәнлегенә хисап ясады. Әүвәл "Казан" милли мәдәният үзәгендә "РФ, БДБ һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләренең БТК башкарма комитеты белән бергәләшеп эшләү процессында Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 маддәсен тормышка ашыру юллары" дигән темага киңәйтелгән утырыш булды.

30
ноябрь, 2003 ел
якшәмбе
Әниемнең җылы кочагы... Аның кочагы күңел җылысын да, наз һәм изгелекне дә сыйдыра. Һади Такташның аналар гимнына әверелгән "Ана - бөек исем" дигән юлларын искә төшергәч үк, күз алдына мөлаем карашлы, сөйкемле, шәфкатьле изге зат килеп баса. Ел саен 30 ноябрь көнне аналарыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, аларга дан җырлыйбыз. Быел да 28 ноябрь көнне аларны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган бәйрәм чарасында "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев котлады.

29
ноябрь, 2003 ел
шимбә
Казан. 29 ноябрь. Интерфакс. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен табыш салымына ташламаларның бетерелүен яклый.

28
ноябрь, 2003 ел
җомга
Казан "Оргсинтез" ачык акционерлык җәмгыяте коллективы биредә озак еллар эшләгән генераль директор Наил Хәбиб улы Юсуповны лаеклы ялга озатты. Акционерлык җәмгыятенең Күзәтчелек советы, Наил Юсуповның хәзерге Вазыйфасыннан азат итеп, "Оргсинтез" ААҖ генераль директорының киңәшчесе итеп билгеләүне үтенеп язган гаризасын канәгатьләндерде.

26
ноябрь, 2003 ел
чәршәмбе
26 ноябрь, 2003 ел. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев Зәй шәһәре белән танышуын "КАМАЗ-Автоагрегат" ачык акционерлык җәмгыятенең үзебездә чыгарыла торган барлык төр йөк һәм җиңел автомашиналар өчен көпчәкләр җитештерә торган цехында эшчеләр белән очрашудан башлады.

25
ноябрь, 2003 ел
сишәмбе
Каһарман очучы, фантастикага тиң батырлыгы белән Бөек Ватан сугышы тарихына кереп калган легендар Михаил Девятаевның нәкъ менә безнең шәһәрдә яшәгәнлеге белән чиксез горурланабыз, диде Казан хакимияте җитәкчесе Камил Исхаков Арча зиратында Советлар Союзы Герое М.П.Девятаев истәлегенә куелган һәйкәлне ачу митингында.
Көзнең беренче салкыны Сарман районының Җәлил бистәсенә шатлыклы вакыйгалар алып килде. Кичә биредә тантаналы шартларда яңа стоматология дәваханәсе һәм 660 укучыга исәпләнгән гимназия сафка басты. Яңа объектларны ачуда "Бердәм Россия" сәяси партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, мәгариф министры Фарис Харисов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Мәһдиев, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Тантананы "Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры ШәфәгатТәхаутдинов ачты.

24
ноябрь, 2003 ел
дүшәмбе
Эдуард Шеварднадзега отставкага китү карары җиңел генә бирелмәгәнгә охшый. Әмма ул дөрес эшләде, чөнки илне гражданнар сугышына кадәр җиткерергә ярамый иде, - диде сайлау алды ялындагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 24 ноябрьдә журналистларга биргән интервьюсында. Без Грузиянең Россия өчен дустанә ил булып калуын теләр идек, чөнки ул стратегик яктан безнең өчен мөһим төбәк. Оппозициянең, Эдуард Шеварднадзеның иминлеген гарантиялибез, дигән белдерүенә ышанасы килә, өстәвенә, мин, аның эшләренә лаеклы бәя бирелергә тиеш, дип исәплим. Грузин халкы моны эшли белә. Яңа президентны һәм яңа парламентны сайлауга килгәндә исә, бу - Грузиянең эчке эше, диде Минтимер Шәймиев.

21
ноябрь, 2003 ел
җомга
Кичә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә мәшһүр казах шагыйре һәм публицисты, күренекле төрки телләр белгече, ЮНЕСКОдагы Казахстан Республикасы вәкиле Олжас Сөләйменов белән очрашу булды. Очрашу вакытында О.Сөләйменовның яңа гына табадан төшкән "Тарихкача төркиләр" (Борынгы төркиләрнең телләре һәм язуларының килеп чыгышы) дигән китабын халыкка тәкъдим итү тантанасы булды.

20
ноябрь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
20 ноябрьдә Казанда "Россия БЭЧ" РАҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс һәм сайлау алды ялындагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең рәсми булмаган очрашуы булды. Мәскәү һәм җирле журналистларга илнең баш энергетигы әйтүенчә, Россия өчен бик катлаулы соңгы 12 елда Татарстан башлыгының киңәшләре берничә тапкыр муафыйк карарлар сайлап алуда ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International