ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2003 ел
дүшәмбе
Казан Кремле территориясендә Татарстан башкаласының мең еллыгына багышлап ачылачак картиналар галереясендә Камил Муллашевның берничә картинасы мәңгегә үз урынын табачак. ТР Президенты Минтимер Шәймиев 15 декабрьдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә рәссамның картиналар күргәзмәсе белән танышкач әнә шулай дип белдерде.

13
декабрь, 2003 ел
шимбә
2003 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты И.Г.Алиевка кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде.

9
декабрь, 2003 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты, "Бердәм Россия" рәистәше Минтимер Шәймиев, Дәүләт Думасына сайлауларда бер партиянең генә тулы җиңүенә карамастан, Россиядә чынбарлыкта күп партиялелек туып килә, дип белдерде. "Бу җәһәттән сагаеп калырга кирәкми, без күп партиялелекнең илнең сәяси тормышының бер өлешенә әверелүенә ярдәм итәргә тиешбез", - диде М.Шәймиев Интерфакска биргән интервьюсында.

8
декабрь, 2003 ел
дүшәмбе
Татарстан үзәк сайлау комиссиясенең көндезге 12 сәгать утыз минуттагы мәгълүматларына караганда Татарстанда РФ Думасының дүртенче чакырылышына узган сайлаулар буенча 97,78 процент сайлау протоколлары эшкәртелгән. ТР буенча тулаем «Бердәм Россия» партиясе - 60,36 процент тавыш җыйган. Икенче урында КПРФ - 8,76 процент, өченче урында ЛДПР - 5,86 процент. 4,25 процент кеше барлык партияләргә дә каршы тавыш биргән. Сәяси партияләр арасында «Родина» сайлау блогы - 3,26 процент, "Возрождения России" һәм «Российская партия «Жизни» - 2,83 процент, «Яблоко» - 2,10 процент, «Партия Пенсионеров» - 1,61 процент, СПС - 1,3 процент тавыш җыйган.
Россиядә чын мәгънәсендә хакимият партиясе барлыкка килде. Иң кыю фаразлар акланды, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 8 декабрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына сайлаулар йомгакларына багышлап үткәрелгән брифингта. Татарстанда дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда сайлаучыларның 77,25 проценты катнашты. 8 декабрьгә 14.00 сәгатькә бирелгән мәгълүматларга караганда, "Бердәм Россия" партиясе өчен сайлаучыларның 59,66 проценты тавыш биргән, бу партиянең төбәк исемлеге буенча 4, хәтта 5 депутат мандатына өмет итү мөмкинлеге бирә. РФ Коммунистлар партиясе - 8,9, Россия либераль-демократик партиясе 6 процент тавыш җыйган, сайлаучыларның 4,38 проценты "барысына да каршы" тавыш биргән.
8 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты "2003 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында"гы Татарстан Республикасы Законына һәм "Дәүләти һәм дәүләт аккредитациясенә ия булучы дәүләти булмаган мәгариф учреждениеләренең аспирантлары, студентлары һәм укучылары өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләрен билгеләү турында"гы Указга кул куйды.

3
декабрь, 2003 ел
чәршәмбе
"Бердәм Россия" партиясе рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының йомгаклау конференциясендә чыгыш ясады һәм Башкортстанда булачак президент сайлауларына кагылышлы фикерен әйтте. Аның фикеренчә, үзендә чынлыкта миллионнан артык татар яши торган Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына бер генә кандидат та Башкортстанда татар теле статусы турындагы мәсьәләне читләтеп уза алмый.

2
декабрь, 2003 ел
сишәмбе
Казанның "Баскет-холл" спорт комплексында республика яшьләр иҗтимагый оешмаларының форумы булып узды. Аның эшендә республикабызның төрле төбәкләреннән 7 меңгә якын яшь кеше катнашты. Форумга килгән кунаклар арасында "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев, "Яшьләр берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы лидеры Александра Буратаева, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, Казан мэры Камил Исхаков һәм башкалар бар иде.
Казан. 2 декабрь. Интерфакс. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Интерфакс"ка биргән интервьюда белдергәнчә, хосусый компанияләрнең нефтьне контрольсез чыгару процессы якын киләчәктә җитди проблемалар тудырачак.

1
декабрь, 2003 ел
дүшәмбе
Казан. 1 декабрь. Интерфакс. "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев, сайлау алды телебәхәсләрендә катнашудан баш тартып, әлеге партия дөрес эшләде, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International