ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2003 ел
җомга
Кичә башкалабызның "Баскет-холл" спорт комплексында республика Чыршы бәйрәме башланды. Инде матур гадәткә әйләнгән әлеге тамашага Татарстанның иң сәләтле балалары, уку алдынгылары, балалар һәм яшьләр иҗгимагый оешмалары лидерлары, балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүчеләр җыелды. Быелгы Чыршы бәйрәмендә барлыгы 6 меңгә якын бала катнашты.

25
декабрь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Хөкүмәте белән Көньяк Кореяның “LG International Corp.” һәм “LG Engineering and Construction” компанияләре делегацияләре арасында елына 7 миллион тонна күләмендә авыр нефть эшкәртү буенча нефть эшкәртү заводы, 600 мең тонна этилен җитештерү заводы һәм полимерларны эшкәртү заводлары төзү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр өч көнгә сузылды.

24
декабрь, 2003 ел
чәршәмбе
24 декабрьдә Мәскәүнең "Россия" дәүләт концертлар залында илнең барлык төбәкләреннән килгән 651 делегат катнашында "Бердәмлек һәм Ватан" - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең IV съезды булды. Залга "Бердәм Россия"дән Дәүләт Думасы депутатлары, партиянең ышанычлылары, партия тарафдарларының оешмалары, "Яшьләр Бердәмлеге" җитәкчеләре, Россия Федерациясе Президенты һәм Хакимияте администрациясе вәкилләре җыелды.

23
декабрь, 2003 ел
сишәмбе
Үзгәртеп коруның авыр елларына карамастан, без республикада авиатөзелеш предприятиесе һәм, тулаем алганда, бөтен хәрби сәнәгать комплексын саклап кала алдык, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 23 декабрьдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Борис Алешин катнашыңда авиация сәнәгате предприятиеләрен үстерү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә.

22
декабрь, 2003 ел
дүшәмбе
22 декабрьдә безнең атаклы "КамАЗ - Мастер " командасы Мәскәү Кремле яныннан "Париж-Дакар-2004"супермарафонына старт алды. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев биредә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "КамАЗ - Мастер" спортчыларына телеграммасын укып үтте.

19
декабрь, 2003 ел
җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ хезмәт һәм социаль үсеш министры Александр Починоктан 18-21 ноябрьдә Мәскәүдә "2003 елда хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау" дигән VII Халыкара күргәзмәне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашу өчен рәхмәт хаты алынды.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кичә талантлы артистка Вера Минкинаның иңенә челтәрле ак шәл япты. РФ халык артисткасын, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасын 85 яше тулу уңаеннан тәбрик итеп, М.Шәймиев ул иҗат иткән онытылмас образларның тамашачы күңелендә мәңгегә калачагын әйтте.

16
декабрь, 2003 ел
сишәмбе
15 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советының ХХ сессиясе үз эшен дәвам итте. Сессия эше башланганчы депутатлар 12 декабрьдә 80 нче яшендә вафат булган Әзәрбәйжанның элекке Президенты Гейдар Алиевны бер минут тынлык белән искә алдылар. Президиум парламентчыларның фикер алышуына 73 мәсьәлә кертте. Сессия эшендә Президент М.Шәймиев катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев 16 декабрьдә "2004 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына һәм "Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының 2003 елгы Дәүләт бүләкләрен бирү турында" Указга кул куйды.
ТР Президенты М.Ш.Шәймиевкә телеграмма килде. Анда республиканың нефть чыганакларын эшкәртә башлаганнан бирле 100 миллиард куб метр иярчен газ чыгарылуы хәбәр ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International