21нче гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев министр урынбасары - РФ Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый иминлек хезмәте җитәкчесе С.Ф.Щадрин белән очрашты.
Кичә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиөв Татарстан Республикасының ике законына "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" һәм "Мәгълүмати ресурслар һәм Татарстан Республикасын мәгьлүматлаштыру турында" кул куйды.
29 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рахимовның вазифага керешу тантанасында катнашты.
Уфа аэропортында аны республика Премьер-министры урынбасары Ш.Х.Вахитов җитәкчелегендә Башкортстаның рәсми делегациясе каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә "Татнефть" ААҖ генераль директоры, "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖнең Директорлар советы рәисе Шәфәгат Тәхаутдиновтан һәм "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһмановтан Бөтендөнья нефть эшкәртү компанияләре ассоциациясе карары белән Түбән Кама нефть эшкәртү заводына "2003 елда Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы нефть эшкәртү заводы" дигән исем бирелү турында хат алынды.