ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2003 ел
чәршәмбе
4 мартта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының тантаналы утырышында катнашты. Әлеге утырыш Николай Меркушкинның республика җитәкчесе вазифасына керешүенә - ул бу вазифага 16 февральдә сайланды - багышлап үткәрелде.

3
март, 2003 ел
дүшәмбе
Татарстанда эшләнгән барлык эшләр - Россиядә булган иң заманча телепроектларны үстерү өчен ныклы нигез ул. Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевнең "Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре" федераль дәү-ләт унитар предприятиесе генераль директоры Геннадий Скляр белән 28 февральдә Казан Кремлендә булган очрашуында менә шундый нәтиҗә ясалды.

26
февраль, 2003 ел
чәршәмбе
25 февраль көнне Татарстан Республикасы Статистика дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Анда ТР Президенты Минтимер Шаймиев катнашты. Утырышта беренче сүзне ТР Статистика дәүләт комитеты рәисе Валерий Кандилов алды. Ул үзе җитәкләгән комитетның 2002 елдагы эш нәтиҗәләрен бәян итте.

25
февраль, 2003 ел
сишәмбе
25 февральдә Татарстан Президенты М.Ш.Шаймиев М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында шушы театр бинасын яңарту һәм аңа реконструкция ясау мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе үткәрде.

6
февраль, 2003 ел
пәнҗешәмбе
6 февральдә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Кремльдә Кытай татарлары вәкилләрен - Кытайда рус теле укытучысы Ильяр Рафик улы Габитов һәм Казахстанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Турсунтай Салих улы Габитовны кабул итте.
Татарстан һинд чәен төрү производствосын һәм сатуны оештыру белән кызыксына, диде ТР Президенты Минтимер Шәймиев 6 февральдә Казан Кремлендә узган "Сараф трейдинг корпорейшн лимитэд" компаниясе президенты Аравинд Сараф белән очрашу вакытында.

21
гыйнвар, 2003 ел
сишәмбе
20 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиевкә шалтыратып, аны туган көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев «Телефоника-Дакар 2003» раллиенда җиңү белән котлап, «КамАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Семен Якуповка һәм команда спортчыларына котлау телеграммасы җибәрде.
18 гыйнвар иртәсендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдәге резиденциясендә халык шагыйре Илдар Юзеевны кабул итте.
20 гынйнварда Г.Камал исемендәге татар театры бинасында халык шагыйре Илдар Юзеев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

18
гыйнвар, 2003 ел
шимбә
18 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты тормыш иптәше белән Швецариягә кыска вакытлы ялга китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International