20 март кешелек тарихына Гыйракта икенче сугыш башлану көне буларак кына түгел, ә бәлки Россия Президенты Владимир Путин әйткәнчә, халыкара иминлек системасының җимерелә башлавы көне буларак та кереп калырга мөмкин. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу уңайдан болай диде:
Татарстан соңгы вакытта Россия Конституциясе нигезләмәләрен яклау белән кемгә караганда да күбрәк шөгыльләнә, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 13 мартта РФ Федераль Җыелышы Федерация Советының Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзалары белән очрашуда.
4 мартта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының тантаналы утырышында катнашты. Әлеге утырыш Николай Меркушкинның республика җитәкчесе вазифасына керешүенә - ул бу вазифага 16 февральдә сайланды - багышлап үткәрелде.