ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2003 ел
чәршәмбе
Судан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Әл-Бәшир Осман Әл-Каббашиның республикага ике көнлек визиты төгәлләнде. 15 апрельдә иртән Судан дипломатын Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев кабул итте.

15
апрель, 2003 ел
сишәмбе
Якын киләчәктә Казан Кремле территориясендә урнашкан эллекеге юнкерлар училищесы бинасында республиканың иң зур сәнгать галереясе ачылачак. Ул 3 мең кв.метр мәйданны биләп торучы залларда урнаштырылачак. Биредә Харис Якуповның да даими экспозициясе куелачак. Әлеге мәсьәлә 14 апрельдә Казан Кремлендә үткән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиевнең СССРның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы Харис Якупов белән очрашуында тикшерелде.

14
апрель, 2003 ел
дүшәмбе
11 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унбишенче сессиясе булды. Президиум депутатлар каравына 57 мәсьәлә кертте. 7 апрельдә Татарстан Президенты М.Шәймиев РФ Федерация Советы әгъзасы - дәүләт хакимияте башкарма органыннан Татарстан Республикасы вәкиле Р.Алтынбаевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм шушы вазифага ТР Президентының социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Ф.Хәмидуллины билгеләү турында ике Указга кул куйды. Закон нигезендә Президентның шушы Указлары сессиядә ТР халыкдепутатларыныңөчтән ике өлеше тавышы белән расланырга тиеш.
11 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эчке хезмәт генерал-лейтенанты Николай Демидовны 70 яше тулу уңаеннан котлады. Бу көнне Николай Иванович күп нәрсәләрне искә төшерде: Татарстан белән аны 20 елдан артык хезмәт биографиясе бәйли.
Юбилей хөрмәтенә һәм республика файдасына хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Николай Демидовка ТР Мактау Грамотасын тапшырды.

8
апрель, 2003 ел
сишәмбе
Гыйракка каршы АКШ хәрби гамәлиятенең зур стратегик максатлары бар, дип саный Татарстан башлыгы Минтимер Шаймиев. Интерфакска биргән интервьюсында М.Шәймиев, Гыйракта Америкага йөз тотучы идарә урнаштыру Кушма Штатларга үз йогынтысын гарәп дөньясында гына түгел, Европа базарында да тагын да көчәйтү мөмкинлеге бирәчәк, диде.

7
апрель, 2003 ел
дүшәмбе
АКШның Гыйракка каршы хәрби акциясенә бәйле рәвештә җиһад игълан итү-бу хакта алдагы көнне Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белдерде - илебез мөселманнарын таркатуга юнәлдерелгән. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Интерфакс"ка әнә шулай дип белдерде.

4
апрель, 2003 ел
җомга
Кичә Алабуга халык депутатларының берләштерелгән Советы сессиясе булды. Анда район һәм шәһәр хакимиятенең 2002 елда башкарылган эшләре һәм 2003 елга бурычлары турында исәп-хисап тотылды һәм 2002-2006 елларга социаль-икътисадый үсеш программасы тикшерелде. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев катнашты һәм чыгыш ясады. Сессия башланыр алдыннан Президент "Алтын башак" супермаркетын һәм шәһәрнең 12 нче микрорайонында төзелгән ябык типтагы базарны ачуда катнашты, милиция мәктәбендә булды, М.Цветаева һәйкәленә чәчәк бәйләме куйды.
2 апрельдә ТР Президенты Минтимер Шаймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ижауда булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары- икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, мәгариф министры Фарис Харисов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре керде.

28
март, 2003 ел
җомга
28 мартта Мәскәүдә "Бердәм Россия"нең Генераль советы утырышы булды. Анда әлеге партиянең лидерлары Борис Грызлов, Минтимер Шаймиев, Сергей Шойгу, Юрий Лужков, Вячеслав Володин, Олег Морозов һәм Владимир Пехтин катнашты.
Утырышта "Бердәм Россия"нең II чираттан тыш съезды делегатлары каравына чыгарыласы партия документларының проектлары тикшерелде. Форум бүген "Космос" кунакханә комплексында узачак.

25
март, 2003 ел
сишәмбе
Чечня Республикасы Администрациясе башлыгы Әхмәд Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International