Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2003 ел
сишәмбе
Чын тарихка сусаган идек
Кичә бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында 7 томлык "Татар тарихы” китабының беренче кисәген тәкъдим итү тантанасы булды.
5
май, 2003 ел
дүшәмбе
Кремльдә кабул иту
30 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең баскетбол федерациясе президенты Сергей Чернов белән очрашты. Әңгәмә вакытында Татарстанда баскетболны үстерү перспективалары тикшерелде.
30
апрель, 2003 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Лаеш районында
Лаеш районы авыл хезмәтчәннәре, замана кыенлыкларына карамастан, һәр тармакта тырышып хезмәт итәләр, ашлык, бәрәңге, ит, сөт, яшелчә җитештерәләр, төзелеш алып баралар, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен уңышлы хәл кылалар. , лаешлылар-ның эшләре белән танышты, аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән кызыксынды. Башта ул "Юбилейный" акционерлык җәмгыятендә булды, кошчылар белән очрашты, аларның эш һәм яшәү шартлары турында сорашты.
29
апрель, 2003 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Әлфия Авзалованы 70 яшьлек юбилее белән котлады
Узган шимбәдә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы 70 яшьлек юбилее белән котлады. Танылган шәхесне тәбрикләргә шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, мәдәният министры Илдус Тарханов, Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимул-лин да килгән иде.
28
апрель, 2003 ел
дүшәмбе
Без бергәләп эш итәргә тиеш
Агымдагы елның өч аенда сәнәгать җитештерүенең үсеше 105 процент тәшкил итүгә карамастан, ул нәтиҗәле булып чыкмады, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Иминлек утырышын ачканда. Утырыш 25 апрельдә Казан Кремлендә булды.
24
апрель, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан-Төркия: элемтәләр киңәя
Әгәр Татарстаннан Төркиягэ нефть чыгару артса, безнең арада товар әйләнеше елга 1 миллиард доллар тәшкил итәргә мөмкин, диде Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Куртулуш Ташкент 24 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев белән очрашу вакытында.
Үзара хезмәттәшлек
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Төркиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Куртулуш Ташкент әфәнде Казанда зур сәүдә кибете ачу тантанасында катнаштылар.
23
апрель, 2003 ел
чәршәмбе
Институтның киләчәге зур
22 апрельдә Кремльдәге резиденциясендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Нурмөхәммәт Хисамовны кабул итте.
Татарстан Республикасы һем "Транснефть" АК" акционерлык җәмгыяте арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде
Татарстан Республикасы һем "Транснефть" АК" акционерлык җәмгыяте арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аңа ТР Президенты Минтимер Шаймиев һәм "Транснефть" АК" акционерлык җәмгыятенең президенты Семен Вайншток кул куйды. Шул уңайдан алар матбугат конференциясендә журналистлар белән очрашты.
18
апрель, 2003 ел
җомга
Педагогика университеты "шәһәр эчендәге шәһәртә әйләнәчәк"
17 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган галим һәм педагог, Казан дәүләт педагогика университеты ректоры Җәмил Нигъмәтов белән очрашты. Бу - 64 яшьлек педагогика фәннәре докторы, профессор Җ.Нигъмәтовның, Татарстанның иң зур югары уку йортлары җитәкчеләренең берсе буларак, республика җитәкчесе белән беренче очрашуы булды. Ул КДПУ ректоры вазифасына быел-ның февраль аенда узган альтернатив сайлаулар нигезендә сайланды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз