ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2003 ел
шимбә
7 июньдә Арчада үткән Сабантуй бәйрәме меңнәрчә җирле халыкны һәм кунакларны җыйды. Арчалыларны бәйрәм белән котларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев килде.


3
июнь, 2003 ел
сишәмбе
Кичә Казан дәүләт университетының актлар залында Бөтенроссия студентларының Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышланган "Яшьләр һәм Бөтендөнья мирасы" дигән форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Студентлар форумы эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуура, Россия Федерациясе тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Элеонора Митрофанова, Өлкәннәргә белем бирү ассоциациясе президенты Николай Канаев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков, ТР мәдәният министры Илдус Тарханов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.


2
июнь, 2003 ел
дүшәмбе
2 июньдә "Таттелеком" УЭСның Н.Ершов урамындагы бинасында Татарстанның барлык җитәкчелеге җыелды. Монда киң колачлы вакыйга - республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләрен үз эченә алган мәгълүматларны тапшыру республика мультимедия челтәрен тәкъдирләү булды.

2 июньдә Татарстанга ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуура килде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу визитны тарихи вакыйга дип атады.

28
май, 2003 ел
чәршәмбе
Кичә Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев күренекле сәнгать эшлеклесе Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты Илһам Шакиров белән очрашты. Очрашуда сүз татар җыр сәнгате үсешенең актуаль проблемалары турында барды.

21
май, 2003 ел
чәршәмбе
20 майда “Пирамида" мәдәни-тамаша комплесында “2002 ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсыңда җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. Конкурс комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов икьтисадның төрле тармакларында эшләүче, үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, үзләре җитәкчелегендәге коллективлар белән бергә республиканы социаль-икътисадый үстерү бурычларын хәл итүгә саллы өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Буләкләу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

20
май, 2003 ел
сишәмбе
16 май көнне Мәскәүдө Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ тышкы эшләр министры Игорь Иванов 2003-2005 елларга РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы арасында халыкара Һәм икътисадый элемтәләрне тормышка ашыру турындагы Беркетмәгә кул куйганнар иде.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Назимулла Чоудхури белән очрашуда Татарстан һәм Бангладеш Республикалары арасында сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлекне үстерү турында суз барды.

12
май, 2003 ел
дүшәмбе
Җиңү көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевнең Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуы традициягә әверелде. Кичә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә ул аларны янә бәйрәм белән котлады.

8
май, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 58 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең республика гражданнарына мөрәҗәгате.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International