ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2003 ел
шимбә
Узган шимбәдә, 28 июньдә, Мәскәүдә үзенең колачы буенча тиңдәшсез гамәлият - "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары форумы булды. Ул "Президент белән бергә" лозунгы астында узды.

26
июнь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Чирмешән районында булды. Чирмешендә урта мәктәп ачу тантанасында катнашты, район үзәк хастаханәсендә булып, аны үзгәртеп кору мәсьәләләре хакында фикер алышты, "Октябрьнең 50 еллыгы" хуҗалыгы иген кырларында, район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты. Район газетасы редакциясе бинасы, Чирмешән елгасы аша күпер төзелешләре, шәхси йортлар җиткерү мәсьәләләре шулай ук Президентның игътибарында булды.

25
июнь, 2003 ел
чәршәмбе
25 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бетенденья банкының Россия Федерациясендәге вәкиллеге директоры Джулиан Швайцер Халыкара реконструкция һәм үсеш банкының ике заемын әзерләү буенча башлангыч тикшерү уздырды. Беренче заем казан шәһәр хуҗалыгына һәм икътисадына реформа ясауга биреләчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул 200 миллион доллар тәшкил итәчәк. Икенчесе - 250 миллион доллары метрополитенның беренче чираты комплексын тезүне төгәлләүгә һәм - тапшыруга тотылачак.
25 июньдә Казанга РФ тимер юллар министры Геннадий Фадеев килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар каршы алды. Югары дәрәҗәле кунак аэропорттан Казан Кремленә китте. Анда аның Татарстан Президенты белән рәсми очрашуы булды.

23
июнь, 2003 ел
дүшәмбе
Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Рәүф Саад 20 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашу вакытында республикага үзенең беренче визитын, Татарстан - Мисыр мөнәсәбәте үсешендә яңа дәвернең башлануы, дип бәяләде.

21
июнь, 2003 ел
шимбә
21 июньдә Казанда сабантуй киң колач белән бәйрәм ителде. Шушы көнне башкалада яшәүчеләрне һәм кунакларны һәр районда сабантуй бәйрәме кагыйдәләре буенча бизәлгән мәйданнар каршы алды. Совет районында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм алдагы көнне Татарстанга рәсми визит белән килгән Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель сабантуй кунагы булды.


20
июнь, 2003 ел
җомга
20 июньдә губернаторы Эдуард Россель җитәкчелегендә Свердловск өлкәсе делегациясе рәсми визит белән Казанга килде. Кунакларны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре каршы алды.

19
июнь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
19 июньдә Казанга "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Александр Ананенков җитәкчелегендә делегация килде. Делегацияне "Казан" халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Делегация әгъзалары шул ук көнне "Казанькомпрессормаш" ААҖдә һәм "НИИ-Турбокомпрессор" ЯАҖдә булып, биредә җитештерелә торган продукция белән таныштылар.
Кичен "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Александр Ананенковны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.

15
июнь, 2003 ел
якшәмбе
15 июньдә Санкт-Петербург бөтен Россиядән кунаклар кабул итте. Шәһәргә "Россия мәдәниятен үстерүдә өстенлекле юнәлешләр" мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советының күчмә киңәшмәсендә катнашу өчен Россия Федерациясенең субъектлары җитәкчеләре җыелды. 15 июньдә төньяк башкалага Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә килде. "Пулково" аэропортында аны Санкт-Петербург губернаторы Владимир Яковлев, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин һәм башкалар каршы алды.

9
июнь, 2003 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән сезне республика халкының яраткан милли бәйрәме — Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әлеге затлы милли бәйрәме, заманнар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International