ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2003 ел
җомга
18 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Америка журналистлары Уильям Рэтлифф, Скотт Ходженсон, Филипп Терциан, Питер Ханнафордны кабул итте.

17
июль, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Кичә ТР Министрлар Кабинетының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Утырышта республика икътисады реаль секторының 2003 ел беренче яртысындагы башлангыч күрсәткечләре, 2003-2004 елларга социаль-икътисадый үсеш бурычлары һәм фаразлары, халыкны хезмәт белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

15
июль, 2003 ел
сишәмбе
15 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ГФРның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Ханс-Фридрих фон Плетц белән очрашуында Татарстан һәм Германиянең иң төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү перспективалары тикшерелде.

14
июль, 2003 ел
дүшәмбе
14 июльдә Лаеш районы үзәгендә Гавриила Державинның тууына 260 ел тулуга багышланган тантана булды. Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Лаеш районы хакимияте башлыгы Александр Тимофеев ачты.

12
июль, 2003 ел
шимбә
12 июльдә "Маяк" радиокомпаниясенең турыдан-туры эфирында - "Халык һәм хакимият: сораулар һәм җаваплар" программасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

11
июль, 2003 ел
җомга
Казанда "Россия Федерациясендә һәм Европаның башка илләрендә төбәкләрнең конституциячел статусы -"күпкырлылыкта бердәмлек"не көчәйтүдә төбәк закон чыгару органнарының роле" дигән Европа конференциясе эшли башлады. Аны Европа Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы (КМРВЕ) һәм Татарстан Дәүләт Советы оештырды.

8
июль, 2003 ел
сишәмбе
Кичә Спас районында беренче яртыеллык эш йомгаклары һәм 2003 ел урагына әзерлек мәсьәләләренә багышланган республика семинар киңәшмәсе булды. Киңәшмә өчен Спас районының сайлануы тикмәгә түгел. Авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору буенча Спаста соңгы вакытларда күп эшләр башкарыла. Шуны гына әйтүдә җитәр, районның 40 процентлап сөрү җирләре хосусый кулларга күчеп, биредә матур гына нәтиҗәләргә ирешелә.

5
июль, 2003 ел
шимбә
5 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия сугыш кирәк - яраклары агентлыгы генераль директоры Виктор Холстов сугыш кирәк - яраклары җитештерү тармагы предприятиеләрендә хәлне савыктыру юлларын тикшерде.

4
июль, 2003 ел
җомга
4 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ министры Владимир Зорин очрашты. Бу очрашуда дәүләт милли сәясәтен, шулай ук III Бөтендөнья татар конгрессы карарларын һәм аның йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләрен тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

3
июль, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Казанда “Төбәк үсеше стратегияләре” дигән III форум ачылды. Анда форумның рәистәшләре – РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International