ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2009 ел
дүшәмбе
Лаешта Казан агломерациясе территорияләренең гамәлдәге һәм перспектив үсеше хакында фикер алыштылар. Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч муниципаль районнары һәм Казан шәһәре җирле үзидарә органнары, предприятиеләре җитәкчеләрен җыйган бу киңәшмә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин рәислегендә узды.
10-15 август көннәрендә Зөя каласында Рус фольклоры фестивале оештырыла. Чараны Мәскәүдәге П.И.Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясен укып тәмамлаучылар үткәрә. Бу көннәрдә Татарстанга халык иҗатын өйрәнүче 30га якын белгеч килүе көтелә.

7
август, 2009 ел
җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Спас районына эш сәфәре кылды.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасының хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча төбәк программасында сәнәгать предприятиеләренең катнашуын өстәмә финанслауны күздә тотып биргән заявкасын хуплады.
Татарстанда 1 миллион 469,1 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 25,6 центнер тәшкил итә, бу узган елгы әлеге датага караганда 9,4 центнерга кимрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
17-18 ноябрьдә Казанда "Ислам-христиан контекстында музыка мәдәнияте" темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә. Чараны РФ Мәдәният министрлыгы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештыра.
Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышы узды. Тармакта беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

6
август, 2009 ел
пәнҗешәмбе
6 августта Казан Ратушасында XXV җәйге Белград Универсиадасында эшләгән Татарстан волонтерларын хөрмәтләделәр. ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашында узган әлеге чарага шулай ук волонтерлар укыган югары уку йортлары ректорлары да чакырылган иде.
"Кәҗә бистәсе"ннән "Кремль" станциясенә таба 2008 елның 12 маенда уң як тоннельне казу эшенә керешкән "Алтынчәч" тоннель казу комплексы бүген 2242 метрның соңгы метрын үтеп, "Кремль" станциясендәге демонтаж камерасына килеп чыкты.
6 августта "Алтынчәч" тоннель казу комплексы Казан метросының "Кәҗә бистәсе"ннән "Кремль" станциясенә кадәр уң як тоннельның соңгы метрын үтәчәк. Шул рәвешле, 2008 елның җәй башында башланган төп эшләрнең берсе төгәлләнә, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International