ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2009 ел
сишәмбе
Казанга бер көнлек танышу сәфәре белән Бөек Люксембург Герцоглыгының РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гастон Стронк килде. Бүген кунакны Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
4 июньдә Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Финляндия татарлары делегациясе (барлыгы 16 кеше) килә. Кунаклар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышу буенча бай программа әзерләнгән, алар шулай ук Болгарга барырга да ниятли.

1
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
Җәйнең беренче көнендә Казан Балалар тимер юлы яңа сезонын ачты. Яшь тимер юлчылар "Радуга" поездында Залесный бистәсеннән Карьерга кадәр пассажирлар ташыячак.
1 июнь көнне Казан предприятиесенең очу-сынаулар үткәрү полигонында РФ Президентының Эшләр идарәсенә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә эшләнгән ике Ту-214 самолеты тапшырылды.
Халыкара балалар көненә багышлап "Беренче канал" Кубогына уздырылган "Июнь стартлары" ярышларының җиңүче һәм призерлары мәгълүм булды.
Бу атна азагында, ял көннәрендә республиканың дистәдән артык районында милли бәйрәмебез - Сабантуйлар гөрләде.
1 июнь - Балаларны халыкара яклау көнендә Казанда Хәйрияче һәйкәле янында танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов 70 нче автобусын мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең Арчадагы "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгенә тапшырды.
1 июнь көнне Балалар республика клиник хастаханәсендә 1 июнь - Халыкара балалар яклау көненә багышланган республика күләмендәге зур чараларга старт бирелде. Илнең үзәк телевидениесе "Беренче канал"ы йолдызлары, алып баручылары һәм Россия спортчылары, әлеге чараларда катнашу һәм аны бөтен ил күләмендә яктырту өчен, быел Казанга махсус килде.
1 июнь көнне Казанга "Беренче канал" йолдызлары, шулай ук Россиянең танылган артистлары һәм спортчылары (барлыгы 100дән артык кеше) килде.
1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көнендә - "Беренче канал" ярдәме белән Татарстанда "Без булдырабыз!" республика хәйрия акциясе чаралары уздырыла. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International