23 май көнне Никольское авылында "Каравон" рус фольклор фестивале ачылды.
Өч гасырлык тарихы булган һәм язгы кыр эшләрен тәмамланганнан соң үткәрелә торган бу бәйрәм 1993 елдан башлап рәсми рәвештә рус халык җырлары фестивале статусын алды.
22 май көнне Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Юрий Петров белән очрашты.