ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2009 ел
пәнҗешәмбе
28 майда дүртенче чакырылыш Татарстан парламенты депутатлары ТР Хисап палатасы рәисе вазыйфасына Алексей Демидов кандидатурасын раслады. Аның кандидатурасы Татарстан парламентына ТР резиденты тарафыннан, "Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында"гы законның 5 нче маддәсе нигезендә кертелде.
28 майда Татарстан парламенты депутатлары РФ Федераль Җыены Федерация Советына әгъзалыкка дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советыннан вәкил итеп күрсәтелгән Алексей Пахомов кандидатурасын хуплады.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев 28 майда Кремльдә Россиянең идарәче кадрлар әзерләү һәм белемнәрен күтәрү буенча әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты.
Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының яңа составы турындагы карарга кул куйды. Дәүләт башлыгы карары нигезендә президиумның яңа составы расланды. Яңа составка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә кертелгән.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов исеменә РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко телеграмма җибәрде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Анда XVII "Россия студентлар язы-2009" фестиваленең финал өлешен югары дәрәҗәдә әзерләгән, оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт сүзләре җиткерелә.
28 майда парламенты депутатлары "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте.
28 майда Татарстан парламенты депутатлары "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектын беренче укылышта кабул итте.
28 май көнне ТР Дәүләт Советы сессиясендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев хакимиятнең барлык тармакларын кризис вакытында халыктан кергән дәгъваларга карата игътибарлы булырга, проблемаларның асылына төшенергә һәм җавап тотарга чакырды.
28 майда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе Сергей Козырев белән очрашты. Министрлар Кабинетында узган очрашуның төп сәбәбе - ТР Хөкүмәте белән Горький тимер юлы ("Россия тимер юллары" ның филиалы) арасында 2009 елга Хезмәттәшлек килешүен имзалау иде.
Башкортстанда, элекке урам исемнәрен үзгәртеп тә, яңа төзелгән микрорайоннардагы урамнарга да танылган шәхесләрнең исемнәрен бирү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International