ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты "Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы турында"гы Указга (№ ПУ-278 от 15.05.2009) кул куйды.
Татарстан республикасының РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов Татар мәдәният үзәгендә узган Мәскәү татар морзалары мәҗлесе хисап-сайлау җыелышында катнашты.
Быел 3-5 июнь көннәрендә Казанда IX Нәүрүз халыкара төрки халыклар театры фестивале булачак. Шул уңайдан 20 май көнне сәгать 10.00да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында матбугат конференциясе үткәрелә.
Быелгы фестивальнең 17 ел эчендә узган иң яхшы фестиваль булды. Киләсе "Студентлар язын" кабул итүче шәһәргә Казандагы оештыру дәрәҗәсеннән түбән төшмәс өчен шактый эшләргә туры киләчәк.
Казанда 5 көн гөрләгән студентлар бәйрәме ахырына якынлаша. Бүген кичке сәгать 7 дә "Пирамида"да "Россия студентлар язы-2009" фестиваленең йомгаклау гала-концерты башлана. Ә аңа кадәр "Уникс"та 17 нче Бөтенроссия фестиваленең конкурс программасына йомгак ясалды.
18 май көнне ТР Дәүләт Советында спикер Фәрит Мөхәммәтшин "Ачык ишекләр көне"ндә катнашучы "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре белән очрашты. Аңа кадәр "яңагасырлылар" комитетларда булып, чәй өстәле янында депутатлар белән әңгәмә корды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: парламентта иҗтимагый оешмалар, студентлар, киң җәмәгатьчелек өчен мондый очрашулар оештырылып тора.

18
май, 2009 ел
дүшәмбе
Казан шәһәрен халыкара аренада ничек танытырга, башкалага туристларны ничек итеп җәлеп итәргә? 18 май көнне бу хакта Казан мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә фикер алыштылар.
1 майда Мәскәүдә вертолет индустриясенең "HeliRussia 2009" II халыкара күргәзмәсе ачыла. Анда Казан вертолет заводы делегациясе вәкилләре дә катнаша.
20 июньдә узачак Казан Сабантуенда Ислам башкалалары лигасы вәкилләре, ягъни бу шәһәрләрнең мэрлары катнашачак. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин хәбәр итте.<
18 май көнне Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International