ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре миграция органнары җитәкчеләре Советының законсыз миграциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышы эшли башлады. "Корстон" комплексында узучы бу масштаблы чарада Россия Федераль миграция хезмәте директоры, генерал-милиция полковнигы Константин Ромодановский, БДБ Башкарма комитеты, РФ, Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Украина, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан делегацияләре вәкилләре катнаша. Утырышны ачу тантанасы ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров катнашында узды.
Казан дәүләт медицина университетының 195 еллыгына багышланган чаралар кысаларында башкалабызга атаклы хирург, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы Ренат Акчурин килде. Бүген ул Казан дәүләт медицина университетында Татарстанның медицина хезмәткәрләре алдында лекция укыды.

13
май, 2009 ел
чәршәмбе
13 май көнне Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәиселегендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды.
12 май көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кытай Халык Республикасының татар җәмгыяте делегациясе белән очрашты.

12
май, 2009 ел
сишәмбе
12 майда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пакыстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Мөхәммәт Халид Хаттак белән очраша. Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мөхәммәт Халид Хаттак Татарстанга тәүге тапкыр, республиканың икътисади һәм фәнни-техник потенциалы белән танышу өчен килә.
Казан шәһәре Башкарма комитетының узган елның февраленнән оешып эшли башлаган административ комиссия эшен оештыру һәм административ контрольны координацияләү буенча идарәсе тарафыннан шәһәр территориясен чистартуда, каты көнкүреш калдыкларын җыеп тиешле урынга чыгаруда, җир асты коммуникацияләренең һәм тышкы яктырткычларның торышын тәэмин итүдә, реклама конструкцияләрен файдалануда, төзелеш объектларында эш башкару кагыйдәләрен үтәүдә һ.б. төрле хилафлыклар буенча ел башыннан бирле 2230 күрсәтмә бирелгән, шуларның 1862се үтәлгән.

9
май, 2009 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгы хөрмәтенә Җиңү парады булды.
ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветараннарына котлау юллады.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гоман хәзрәт Исхакый ветераннарны Җиңү көне белән тәбрик итте.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән тәбрик итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International