ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2009 ел
шимбә
Шатлык һәм күз яшьләрен берләштергән Бөек Җиңү көне шул данлы елларның тере шаһитларын кадерләү, үлгәннәрне искә алып, хөрмәтләү көне. Бүген иртән республика җитәкчеләре һәм киң җәмәгатьчелек башкаланың Җиңү паркына хәтер яңартырга җыелды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев Дан аллеясендәге Мәңгелек ут янына һәм Тол хатыннар, аналар истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар салды.

8
май, 2009 ел
җомга
7 май көнне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә “Россия студент язы-2009” Бөтенроссия фестиваленың Казанда булачак финалы хакында фестивальның башкаручы директоры Марат Бохараев һәм региональ координаторы Марина Быкова аңлатма биреп, фестиваль барышында Татарстан студентларыннан кимендә 120 волонтер (һәр югары уку йортыннан 7-10 студент) җәлеп ителәчәге һәм аларның делегацияләргә беркетеләчәге хакында игълан иттеләр.

7
май, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 64 еллыгы уңаеннан бүген Кремльдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын тантаналы кабул итү узды.

6
май, 2009 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген Татарстанның Чистай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин һәм район башлыклары озатып йөрде.


5
май, 2009 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Чистай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарына сәфәр кыла. 


2
май, 2009 ел
шимбә

ТР Президенты Минтимер Шәймиев бүген "Зенит-Казан" командасын волейбол буенча Россия чемпионатында "алтын" яулап алулары белән котлады.


30
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
30 апрельдә ТР Дәүләт Советында “Яшьләр парламентаризмы: проблемалар һәм үсеш перспективалары” темасына багышланган матбугат конференциясе булды.
Казан шәһәре Думасының 40 нчы сессиясендә депутатлар «Казан мәдәнияте» концепциясен расладылар. Аның нидән гыйбарәт булуы хакында алдан Башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе Динара Камалиева аңлатма бирде.
30 апрельдә Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы уза. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, ТР муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре (бүлекләре) башлыклары, гомумбелем бирү учреждениеләре директорларының катнашуы көтелә.

29 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кадрлар белән тәэмин итү башлыгы милиция генерал-лейтенанты Владимир Кикоть белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International