ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2009 ел
сишәмбе
7 мартта Халыкара хатын–кызлар көне алдыннан, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов хатын–кыз журналистлар белән очрашты.

6
март, 2009 ел
җомга
Россия студентлары спорт берлеге Президенты Олег Матыцин Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны Кытайда үткән кышкы Универсиада программасында Россия җыелма командасының уңышлы чыгыш ясавы белән котлады.
6 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты.
5 мартта ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, журналистлар белән очрашып, соңгы вакытта федераль дәрәҗәдә эшләнгән һәм кабул ителгән, физик культура һәм спорт белән бәйле законнар, "2006-2015 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү" федераль максатчан программаны тормышка ашыру турында сөйләде.
5 мартта Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасы президиумы утырышы булды. Шәһәр Думасының чираттагы XXXIX сессиясен үткәрү көнен тәгаенләү, аның көн тәртибенә тәкъдим ителгән мәсьәләләр буенча фикер алышып, сессиянең эшче органнарын билгеләү утырышка куелган иде.

8 Март алдыннан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Биредә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Гүзәл затларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тәбрик итте.


5
март, 2009 ел
пәнҗешәмбе
5 мартта Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Ђсгать Сәфәров Чечня Республикасына эш сәфәрен төгәлләде. Сәфәр вакытында ул Гудермес районында урнашкан Татарстан милициясенең җыелма отрядлары хезмәткәрләренең хезмәт итү һәм яшәү шартлары белән танышты.
5 мартта КДУда ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантын тәкъдир итү булды. Бу чараны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт университетының Халыкара элемтәләр идарәсе.
4 мартта Россия Президенты Дмитрий Медведев Кремльдә илнең кадрлар резервы вәкилләре белән очрашты. Дәүләт башлыгы белән очрашуда “алтын йөзлеккә” керүче 28 катнашты.
Дублинда Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия Хөкүмәтара комитетының 7 нче утырышы кысаларында «Алабуга» махсус икътисади зонасын тәкъдир итү булды, дип хәбәр итә «Алабуга» МИЗның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International