20 майда Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы Идарәчеләре советының XVI еллык утырышы һәм Эшлекле форум узды. Утырышта АРҮБ Президенты Жан Лемьер, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, АРҮБ генераль секретаре Хорст Райхенбах, РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Алексадр Коновалов катнашты.
20 майда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, шулай ук Ауропа төзекләндерү һәм үсеш банкы башлыгы Жан Лемьер Россиянең Ерак Көнчыгыш төбәге үсешенә багышланган эшлекле төшке аш мәҗлесендә катнашты.
Төшке аш тәмамлангач Минтимер Шәймиев, Герман Греф һәм Жан Лемьер журналистларга булган әңгәмәнең аерым детальләре турында сөйләде.
19 майда кич “Казан” Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ислам үсеш банкы рәисе Әхмәт Мөхәммәд Али белән очрашты.
Ислам үсеш банкы башлыгы Казанда ИҮБ химаясе астында халыкара инвестиция конференциясе үткәрү мөмкинлеге бар дип хәбәр итте.
19 майда Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, АРҮБ Президенты Жан Лемьер, Россия Федерациясе Сәүдә һәм икътисади үсеш министры Герман Греф, “Татарстан Республикасының инвестиция мөмкинлекләре” форумын ачып җибәреп, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы Идарәчеләре советының XVI еллык утырышына һәм Эшлекле форумына килгән делегатларны сәламләде.
19 майда Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, "Татарстан Республикасының инвестиция мөмкинлекләре" инвестиция форумы алдыннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, АРҮБ Президенты Жан Лемьер, Россия Федерациясе Икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының инвестиция потенциалы" күргәзмәсен ачып, аның экспозициясе белән танышты.