ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2006 ел
чәршәмбе
6 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

4
сентябрь, 2006 ел
дүшәмбе
2 сентябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Азнакай муниципаль районына сәфәренең төп максаты булып саналган Азнакай районының 75 еллыгына һәм “Азнакайнефть” нефть һәм газ табу идарәсенең 50 еллык юбилеена багышланган тантаналарда катнашты.

1
сентябрь, 2006 ел
җомга
1 сентябрь көнне һәм иртәгә ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Баулы һәм Азнакай районнарына эшлекле сәфәр кыла.

1 сентябрьдә узган Галимнәр советының киңәйтелгән утырышы Казан Дәуләт аграр университетын презентацияләугә багышланган иде.


31
август, 2006 ел
пәнҗешәмбе
31 августта Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең икенче утырышы узды. Күпсанлы кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев сәламләде. Үзенең чыгышында Ил башы Татарстанның бүгенге хәленә дә тукталып үтте.

30
август, 2006 ел
чәршәмбе
Республика көнен һәм Казанның 1001 еллыгын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев казанлылар белән бергә бәйрәм итте. Иртә белән ул физик культура һәм спорт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Вячеслав Фетисов һәм "Спорт" телеканалы баш мөхәррире Василий Кикнадзе белән Казанның 1000 еллыгы мәйданында "Спорт планетасы" дип исемләнгән бәйрәмне ачып җибәрде.
РЕСПУБЛИКА КӨНЕ БЕЛӘН!
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең мөрәҗәгате

29
август, 2006 ел
сишәмбе
29 августта Казанга "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең икенче утырышында катнашу өчен, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Евгений Примаков җитәкчелегендә төрле илләрнең танылган 60 вәкиле килде.

Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Көне уңаеннан, республикабызның күренекле шәхесләрен тантаналы төстә кабул итте.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев вазифасына билгеләнү уңаеннан Казан югары артиллерия команда училищесы җитәкчесе, полковник Сергей Михайловны кабул итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International