ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2006 ел
шимбә

5 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәр белән республиканың Чистай районында булды. М.Шәймиев япма түбәле Боз сарае төзелешен башлап җибәрү тантанасына катнашты. Аннан соң Татарстан Президенты "Батыр" дип исемләнгән яңа балалар спорт комплексын ачуда катнашты.


4
август, 2006 ел
җомга
4 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Рәшит Вәгыйзов белән очрашты. Республика башлыгының рәсми резиденциясендә узган традицион очрашуда балаларның хокукларын яклау һәм Бөтендөнья татар конгрессының халыкара оешмалар рәтенә керүе турында фикер алышынды.

2
август, 2006 ел
чәршәмбе
2 августта Буа районында эш сәфәрендә булган Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев районара перинаталь үзәк ачылышында катнашты.
2 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Буа районында булачак. Эшлекле сәфәр программасында – үзәк район хастаханәсендә районара перинаталь үзәк ачу, Буада социаль ипотека программасы буенча төзелчәк 32 фатирлы торак йортны карау.

1
август, 2006 ел
сишәмбе
1 август көнне Татарстан башкаласында зур футбол бәйрәме. Казанда "Рубин" ның яңа футбол кыры файдалануга тапшырылды. Спортчылар һәм спортның шушы төре җанатарларының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Футбол Союзы президенты Виталий Мутко, илнең футбол Премьер-лигасы президенты Евгений Гинер, "Милли футбол академиясе" Фонды башлыгы Сергей Капков килгән иде.

31
июль, 2006 ел
дүшәмбе
31 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Менделеевск муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәр барышында ул Менделеевски үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген ачуда катнашты.

28
июль, 2006 ел
җомга

28 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы архив фонды һәм архивлар турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Закон тексты рәсми рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак.


27
июль, 2006 ел
пәнҗешәмбе
27 июльдә Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабовның Татарстанга визиты барышында, Казан Кремлендә киңәшмә дә булды. Республиканың сәламәтлек сагында торучылар катнашында узган әлеге җыенны ачып, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, илкүләм проектлар старт алып, киткәннән хәзерге чорга кадәрге вакытның кулдан килгәнчә нәтиҗәле итеп файдаланылуын ассызыклады.
Казанга килгән Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов Республика балалар клиник хастаханәсендә булды. Медицина учреждениесен кыскача тәкъдир иткәннән соң, Михаил Зурабов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов һәм Казан мэры Илсур Метшин хастаханәнең яңа кардиохирургия бүлекчәсен карады.
27 июльдә Казанга Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов килде. "Казан" халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International