25 июльдә Идел буе федераль округына керүче 8 төбәктәге һөнәри берлекләр оешмалары җитәкчеләре Казанга җыелды. Иртән аларның лидеры - Россиянең Бәйсез Профсоюзлар Федерациясе рәисе Михаил Шмаковны башкала Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.
18 июль көнне республиканың Актаныш районы Пучы авылында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында участок хастаханәсенең реконструкцияләнгән бинасында урнашкан сәламәтләндерү үзәген ачу тантанасы узды.
Бүген Алабугада республиканың нефть тармагына багышланган киңәшмә була. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашачак.
Киңәшмәдә катнашучылар - ТР Хөкүмәте әгъзалары, "Татнефть" ААҖ һәм аның структура бүлекчәләре, кече нефть компанияләре җитәкчеләре, шулай ук нефть чыгаручы муниципаль район башлыклары 2006 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясаячак.
Бүген республиканың Лаеш районында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Татарстанның авыл хуҗалыгы комплексы үсеше мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтә.
Семинар кысаларында анда катнашучылар Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кишәрлекләре, институт галимнәре уйлап чыгарган игенчелектә ресурс саклаучы технологияләр, яңа сортлар, Зур Кабан авылының "Алтын башак" ҖЧҖдә реконструкцияләнгән терлекчелек биналары белән танышачак, республикада "Агросәнәгать іомплексы үсеше" өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру аспектлары буенча фикер алышачак.