5 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәр белән республиканың Чистай районында булды. М.Шәймиев япма түбәле Боз сарае төзелешен башлап җибәрү тантанасына катнашты. Аннан соң Татарстан Президенты "Батыр" дип исемләнгән яңа балалар спорт комплексын ачуда катнашты.
28 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы архив фонды һәм архивлар турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Закон тексты рәсми рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак.