ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2004 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкаланың М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Төзелеш урынына шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, мәдәният министры Илдус Тарханов, Казан мэры Камил Исхаков һәм башка рәсми затлар да килгән иде. Минтимер Шәймиев Казанның 1000 еллыгына төзекләндерелүче Кремль, опера театры кебек мөһим объектларны игътибарыннан читтә калдырмый.
25 август көнне башкалабызның 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле янында Хәтер җыены узды. 25 августта җәлилчеләрне җәзалап үтерүләренә 60 ел тула. Ел саен халкыбыз үзенең каһарман улларын искә ала. Бүген дә һәйкәл комплексы янына Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгын йөрәкләрендә саклаган кешеләр җыелды. Митингны ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин ачты. Ул бу искә алу чарасының милләтебез өчен никадәр әһәмиятле булуын әйтте.

20
август, 2004 ел
җомга
20 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Алабуга шәһәрендәге эшлекле визитын дәвам итте. Республика мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында ул Алабуганың 1-нче санлы татар гимназиясенең яңа бинасын һәм И.Шишкин исемендәге сәнгать мәктәбе янкормасын ачуда катнашты. Татар гимназиясе укучыларын һәм коллективын сәламләп Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Илшат Гафуров бу объектның якын көннәрдә ачылган бишенче бина икәнен билгеләп үтте.

19
август, 2004 ел
пәнҗешәмбе
19 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле визит белән Тукай районына чыкты. Республиканың Тукай районының мәйданы барлыгы 1743,87 кв. метрны тәшкил итә. Аның 1209,347 кв. метрын авыл хуҗалыгы җирләре биләп тора. Районда бүгенге көндә 30 мең 300 кеше яши. Аларның 53,64 проценты эшче халык. 2004 елның беренче яртыеллыгында Тукай районының урта һәм эре сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 552,4 миллион сумлык товар җитештерелгән, төрле хезмәтләр күрсәтелгән.

11
август, 2004 ел
чәршәмбе
11.08.2004 Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте үзәгенең генераль директоры Әкмәлетдин Ихсаногълы белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президенты каршындагы сәяси мәсьәләләр киңәшчесе Рафаэль Хәкимов, Казан шәһәре мэры Камил Исхаков, ТР мәдәният министры Илдус Тарханов, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмаил Хаккы Муса һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

10
август, 2004 ел
сишәмбе
10.08.2004. Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "LG Iinternational Corp" корпорациясенең президенты-генераль директоры Бьюн Чжу Кым белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршындагы социаль-икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сәфиуллин, "LG Iinternational Corp" корпорациясенең вице-президенты, корпорациянең Мәскәүдәге вәкиллеге җитәкчесе Чже-ил Янг, корпорация вице-президенты Сен Донг Ким, менеджерлары Чанг Хьюн Юн һәм Чин Ву Чун, эксперты Юрий Гололобов, Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы Илсур Метшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин, "Казан вертолет заводы" ААҖ генераль директоры Александр Лаврентьев, "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

9
август, 2004 ел
дүшәмбе
09.08.2004 ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында республикада 2004 елның беренче яртысында иҗтимагый һәм икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм киләсе ярты елга куелган максатлар темасына ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы уздырылды.
Шулай ук, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта рәислек итте һәм төп чыгышны ТР Икътисад һәм сәнгать министры Алексей Пахомов ясады.
09.08.2004. ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында республиканың авыл хуҗалыгы тарамгында дәүләт товар кредитлары буенча икмәкне хөкүмәт файдасына кабул итү бәяләрен билгеләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырылды.

5
август, 2004 ел
пәнҗешәмбе
4 Август 2004. Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Горький тимер юлы начальнигы Виктор Сехин белән очрашты.
"Бүген җирдә эшләүче кешеләрнең үз җирләренә хуҗа, мөлкәт иясе булып әверелүләрен бик телим. Без аларга бу юлда ярдәм итәргә тиеш. Сезнең бу җиргә әхлакый хокукыгыз бар", - дип белдерде ТР Президенты Минтимер Шәймиев Питрәч, Балык Бистәсе районнарына сәфәре вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International