ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2004 ел
шимбә
17 сентябрьдә Төркия җитәкчелеге тәкъдиме белән Төркия Республикасы Президенты Әхмәт Нәҗәт Сезер һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев арасында телефон сөйләшүе булды. Билгеле булганча, бу көннәрдә М.Шәймиев Анталиядә ял итә.

17
сентябрь, 2004 ел
җомга
ТР Президентының матбугат үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, 15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев чираттагы ялга хатыны белән Төркиягә китте.
15 Сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең территориясе һәм статусы чикләре турында" һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Парламент контроле комитеты турында Татарстан Республикасының кайбер законнар актларының үз көчен югалтуларын тану хакында" Татарстан Республикасы законнарына кул куйды.
Бу законнар текстлары рәсми рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак.

16
сентябрь, 2004 ел
пәнҗешәмбе
ТР Президенты матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бүген, 15 сентябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Төркия Республикасына ялга китте.

14
сентябрь, 2004 ел
сишәмбе
Билгеле булганча, бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Сөйләшүдә РФ Министрлар Кабинеты әгъзалары, Россия Федерациясенең барлык 89 субъекты җитәкчеләре, Кремль администрациясе, Генераль прокурор, Үзәк банк башлыгы, Президентның Вәкаләтле Вәкилләре, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Федераль саклану хезмәте директорлары катнашты. Әлеге утырыш шуны күрсәтте - илдәге соңгы террактлар Россиянең дәүләт хакимиятен тамырдан үзгәртеп корырга сәбәпләр бирде.

1
сентябрь, 2004 ел
чәршәмбе
Белем көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан дәүләт технология университетында булды. Ул анда бу уку йортының Гыйльми совет утырышында катнашты. Илбашын ТР Премьер-министры урынбасары, Икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, Мәгариф министры Рәис Шәйхелисламов, Казан мэры Камил Исхаков, КДТУ ректоры, Президентның фән һәм югары белем буенча киңәшчесе Сергей Дьяконов, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләр һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Университет алдында оештырылган тамашада студентлар КДТУның Татарстан икътисады һәм җитештерү өлкәсендәге әһәмияте турында бәян итте.

31
август, 2004 ел
сишәмбе
31 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия дәүләт статистикасының федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Соколинны кабул итте. Татарстан Президенты статистика органнары хезмәткәрләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде. "Алар әзерләгән статистика мәгълүматы төбәкләргә бер-берләренең уңышларын игътибар белән күзәтеп барырга ярдәм итә. Әмма кайвакыт мәгълүматлар таркау була, ә безне бөтен Россия күләмендә төбәкләрнең икътисади күрсәткечләре генә түгел, социаль өлкәсе дә кызыксындыра. Татарстан Хөкүмәте үзенең эшчәнлегендә һәрвакыт статистика мәгълүматларына таяна", - дип ассызыклады Президент.

26
август, 2004 ел
пәнҗешәмбе
26 август көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Нурлат районы игенчеләре белән очрашты. Очрашуда Нурлат шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы Фатыйх Сибгатуллин республика җитәкчесенә районда агымдагы ел урак эшләре тәмамлануы турында игълан итте һәм кулына яңа уңыштан пешерелгән икмәк тапшырды.

25
август, 2004 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Минтимер Шәймиев башкалабыз үзәгендә - Кремль күршесендә генә урнашкан "Шүрәле" аттракционнар паркын рәсми төстә ачуда катнашты. Тантанада шулай ук Президент Аппараты вәкилләре, ТР Мәдәният министры Илдус Тарханов, ТР Мәгариф министры Рәис Шәйхелисламов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкаланың М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Төзелеш урынына шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, мәдәният министры Илдус Тарханов, Казан мэры Камил Исхаков һәм башка рәсми затлар да килгән иде. Минтимер Шәймиев Казанның 1000 еллыгына төзекләндерелүче Кремль, опера театры кебек мөһим объектларны игътибарыннан читтә калдырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International