ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2004 ел
җомга
Россия һәм БДБ илләрендә нефть химиясе һәм пластмассалар җитештерү буенча иң эре предприятиеләрнең берсе - "Казан органик синтез" ачык акционерлык җәмгыятендә яңа өч проект буенча җитештерү төзелеше башланды. Әлеге проектлар "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә тормышка ашырылачак.

15
декабрь, 2004 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ЮНЕСКОның тел һәм музыкаль традицияләр буенча Изге ниятле вәкиле, Әзербәйҗан Республикасы Президенты тормыш иптәше Мехрибан Алиева белән күреште.

10
декабрь, 2004 ел
җомга
Татарстан Президенты Азнакайга эшлекле сәяхәте барышында "Нефтемаш" заводында булды. Әлеге предприятие күп еллар дәвамында нефть эшкәртү, энергетика һәм сәнәгатьнең башка тармакларына махсус хезмәт күрсәтү чаралары базарында уңышлы эшләп килә.

7
декабрь, 2004 ел
сишәмбе
7 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре Баш командующие генерал-полковник Николай Рогожкиннны кабул итте.

6
декабрь, 2004 ел
дүшәмбе
6 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Төркиягә эшлекле визиты дәвам итә. Россия Президенты Владимир Путин җитәкләгән Россия делегациясе составында шулай ук Ингушетия Президенты Морат Зязиков, Россиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров, сәнәгать һәм энергетика министры Виктор Христенко, саклану министры Сергей Иванов, "Транснефть", "ВЭБа", АХК "МИГ", "Рособоронэскпорт", "Новолипецк металлургия комбинаты", "Стройтрансгаз" оешмалары җитәкчеләре, Татарстан ягыннан исә "Татнефть" җитәкчесе Шәфәгать Тәхаветдинов бар.

2
декабрь, 2004 ел
пәнҗешәмбе
2 декабрь Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре мэры Сергей Морозов белән очрашты. Билгеле булганча, бу якшәмбедә Ульянда өлкәнең хакимият башлыгына сайлаулар үтәчәк. "Сергей Морозовның да анда үз кандидатурасын куюы шатландыра", - диде Президент.

1
декабрь, 2004 ел
чәршәмбе
1 декабрь көнне Казанда "Энергетика. Ресурсларны саклау" исемле алтынчы халыкара күргәзмә ачылды. Биредә Татарстан һәм Россия оешмалары белән бергә чит ил фирмалары да катнаша. Күргәзмәне ачу тантанасын Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәймиев башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Красноярски крае губернаторы Александр Хлопонинга Красноярски крае төзелүгә 70 ел тулу уңаеннан тәбрикләү телеграммасын юллады.

30
ноябрь, 2004 ел
сишәмбе
Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы Куркынычсызлык Советы чираттагы утырышын үткәрде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендәге Совет бу юлы Татарстанда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен тикшерде. Агымдагы елның июль аенда Татарстан Президенты республикада ришвәтчелек белән көрәшү сәясәтенең төп стратегияләрен билгеләү турында указ кабул иткән иде. Бүгенге утырышта Куркынычсызлык Советы әгъзалары аның проектын тикшерде.

26
ноябрь, 2004 ел
җомга
Казанда Татар ашлары йорты ачылды. Милли аш-су йорты 2002 елда төзекләндерелә башлаган иде. Хәзер бинаның гомуми мәйданы - 5 149 кв. метрны тәшкил итә. 1 катта - 2 казино залы, бар, Юныс Әхмәтҗанов музее, 2 катта - 100 урынга исәпләнгән ресторан, шулай ук 20 һәм 6 кешелек банкет бүлмәләре урнашкан. 3 катта исә - офислар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International