ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2004 ел
дүшәмбе
2 Август 2004. ТР Президенты Минтимер Шәймиев Күвәйт дәүләтенең Вакыфлар (хәйрия эше) һәм ислам эшләре буенче министры доктор Габдулла Мәгатүк әл-Мәгатүкне кабул итте. Министр Татарстан белән танышу һәм Ислам диненең диннәрарасы татулыкка кертү мөмкинлекләрен өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен килгән. Очрашудан соң Габдулла Мәгатүк Мәскәүгә китте. Аннары исә Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербәйҗанда булачак.

29
июль, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев бүген Мәскәүгә китте, дип хәбәр итә Президентның матбугат үзәге. Россия башкаласында ул "Бердәм Россия" фиркасенең политсовет утырышында катнашачак.

24
июль, 2004 ел
шимбә
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыятенең офислар үзәге белән танышты. Башкаланың Академия белән Зинин урамнары кисешкән урында урнашкан әлеге бизнес-үзәк 1,3 гектар урынны биләп тора - ул өч бинадан торган комплекстан гыйбарәт.

13
июль, 2004 ел
сишәмбе
10 июль көнне Казанда хатын-кызлар арасында шахматлар буенча 54нче Россия Чемпионатының Суперфиналын ябу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Шахмат федерациясе президенты Александр Жуков катнашты.

8
июль, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөтенроссия җиңел атлектика федерациясе Президенты Валентин Балахничевны һәм Россиянең җиңел атлетика буенча җыелма командалары тренеры Валерий Куличенконы кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, Яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Барыев һәм Казан мэры Камил Исхаков катнашты.

7
июль, 2004 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Гөлнара Самитовага котлау телеграммасы җибәрде. Исегезгә төшерәбез, 4 июль көнне Грециянең Ираклион шәһәрендә узган “Циклитирия 2004” IAAF “Супер Гран-при” халыкара ярышларында 3000 метрга каршылыклар белән йөгерештә Казанны тәкъдим итүче Гөлнара Самитова дөнья рекорды куйды.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Гөлнара Самитовага котлау телеграммасы җибәрде. Исегезгә төшерәбез, 4 июль көнне Грециянең Ираклион шәһәрендә узган "Циклитирия 2004" IAAF "Супер Гран-при" халыкара ярышларында 3000 метрга каршылыклар белән йөгерештә Казанны тәкъдим итүче Гөлнара Самитова дөнья рекорды куйды.
ТР Президенты матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, "Югары осталык, җиңүгә бетмәс омтылыш һәм чын көрәшче ихтыяры күрсәтеп, Сез янәдән дөнья спорты югарылыгына ирештегез, дөньяда иң көчле җиңел атлетика спортчыларының берсе булуыгызны расладыгыз. Бүген сез - безнең республика һәм Россия горурлыгы", - диелә, аерым алганда, котлау телеграммасында. Минтимер Шәймиев Гөлнара Самитованың "Бертуган Знаменскийлар Мемориалында" чыгышы әлеге абруйлы ярышларның бизәге булыр дигән өмет белдерде һәм спортчыга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм яңа спорт казанышлары теләде.

5
июль, 2004 ел
дүшәмбе
5 Июль 2004. Татарстан Республикасының Алексеевск районында халык депутатларының чираттан тыш сессиясе узды. Аның эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты вәкилләре, районның 22 депутаты, ширкәтләр җитәкчеләре катнашты. Сессиядә барлыгы дүрт мәсьәлә каралды. Шуның иң беренчесе Татарстан республикасы Алексеевск районы хакимияте башлыгын сайлау.
5 Июль 2004. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашындагы Әлки районында узган республика семинар-киңәшмәсе тәмамланды. Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә төп чыгышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ясады.
5 Июль 2004. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Әлки районында узучы авыл хуҗалыгы республика семинар-киңәшмәсендә катнашу барышында чуваш халык шагыйре Петр Хузангай туган Иске Сихтермә авылында тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International