ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2004 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыш депутатлары дүртенче пленар сессиясе эшен башлады. Сессия эшен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев та катнашты. Сүз уңаенда, әлеге утырыш көзге чакырылыш алдыннан соңгысы иде, депутатлар хәзер ялга чыга.

1
июль, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанга эш сәфәрен тәмамлап, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев җитәкчелегендәге вәкиллек 1 июль көнне Башкортстанга килде. Уфа һава аланында хөрмәтле кунакларны президент Мортаза Рәхимов һәм башка югары җитәкчеләр каршы алды. Башкалага килгәч, Мортаза Рәхимов белән Нурсолтан Назарбаев Башкортстан хакимиятләренең Парковый дип аталган резиденциясендә сөйләшүләр үткәрде. Шул ук вакытта Казакъстанның эшлекле даирәләре Башкортстандагы хезмәттәшләре белән очрашып аерым сөйләшүләр алып барды.
Көн дәвамында Нурсолтан Назарбаев һәм аның юлдашлары Уфадагы берничә зур ширкәттә һәм күренекле табиб Эрнст Мулдашев җитәкләгән Бөтенрусия күз микрохирургиясе үзәгендә була. Аннан соң кичен Нурсолтан Назарбаев белән Мортаза Рәхимов журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырачак. Казакъстан вәкиллегенең Башкортстанга эш сәфәре җомга көнне дә дәвам итә.

30
июнь, 2004 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты.
Бүген Татарстанга килгән Казакъстан Республикасының рәсми делегациясе Горбунов исемендәге Казанның очкычлар җитештерү берләшмәсендә үткәрелгән күргәзмәне карадылар. Ул цехларның берсендә һәм аның алдындагы мәйданчыкта урын алган иде. Биредә "КАМАЗ", "Татнефть", "Татэнерго", "Түбәнкаманефтехим" кебек республиканың җитештерү өлкәсен әйдәп баручы ширкатьләр үз тауарларын, тенологияләрен күрсәттеләр.
Нурсолтан Назарбаев һәм Минтимер Шәймиев күргәзмәне карап чыктылар, аеруча кызыксындырган ширкатьләрнең стендлары янында тукталып, аңлатмаларны тыңладылар.
Бүген "Мираж" кунакханәсенең конференцияләр залында "Лев Гумилев фәнни мирасында евраазиячелек идеяләре" дигән Халыкара фәнни конференция үз эшен башлап җибәрде.
Аның ачылышында Татарстан республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казахстан республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев катнаштылар. Шулай ук атаклы галим-энциклопедист, этнологияне өйрәнгән Лев Гумилевны искә алу конференциясенә Россиянең, Казахстанның, Татарстанның билгеле галим-тюркологлары, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре җыелган иде.

29
июнь, 2004 ел
сишәмбе
29-нчы июньдә 18:35 минутта Казанга Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев килде. Дәрәҗәле кунакны ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

28
июнь, 2004 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев иң популяр спорт төрләренең берсе - хоккейга багышланган киңәшмә үткәрде. Анда республикабызның югары җитәкчелеге - Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, киңәшмәгә шулай ук Татарстан Республикасының яшьләр эшләребуенча һәм спорт министры Марат Бариев, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков, республикабызның эре шәһәрләре хакимият башлыклары, ТР хоккей федерациясе әгъзалары чакырылган иде.

19
июнь, 2004 ел
шимбә
19 июньдә Казан Идел буе районының Мирный бистәсе янындагы каенлыкта Сабантуй узды. Идел буе районы халкына кунакка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Аверченко, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, чит ил кунаклары килгән иде.

17
июнь, 2004 ел
пәнҗешәмбе
15 июнь көнне Ислам конференциясе оешмасының Истанбулда үткән чираттагы утырышында Төркия вәкиле Экмеледдин Ихсаноглу әлеге оешманың Генераль сәркатибе итеп сайланды.
Минтимер Шәймиев Ихсаноглу әфәндене Татарстанда кунак булырга һәм 30 июнь көнне Казанда үтәчәк "Л.Н.Гумелевның фәнни мирасында евразиялек идеяләре" темасына багышланган Халыкара фәнни конференциядә катнашырга чакырды.
17 июньдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Ауразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләренең беренче конференциясе тантаналы рәвештә ачылып үз эшен башлап җибәрде. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Конференциягә дип дөньяның 30 иленнән, 85 шәһәреннән, гомумән 500гә якын кеше җыелды. Алар арасында Әзербәйҗаннан, Әфганстаннан, Бангладештан, Венгриядән, Грециядән, Мисырдан, Һиндстаннан, Индонезиядән, Ираннан, Казакъстаннан, Камбоджидан, Канададан, Кытайдан, Согуд Гәрабъстаныннан, Кыргызстаннан, Латвиядән, Мексикадан, Нипаладан, Пакыстаннан, Таиландтан, Төркиядән, Үзбәкстаннан һәм Япониядән килгән вәкилләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International