ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2003 ел
сишәмбе
16 май көнне Мәскәүдө Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ тышкы эшләр министры Игорь Иванов 2003-2005 елларга РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы арасында халыкара Һәм икътисадый элемтәләрне тормышка ашыру турындагы Беркетмәгә кул куйганнар иде.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Назимулла Чоудхури белән очрашуда Татарстан һәм Бангладеш Республикалары арасында сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлекне үстерү турында суз барды.

12
май, 2003 ел
дүшәмбе
Җиңү көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевнең Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуы традициягә әверелде. Кичә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә ул аларны янә бәйрәм белән котлады.

8
май, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 58 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең республика гражданнарына мөрәҗәгате.

6
май, 2003 ел
сишәмбе
Кичә бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында 7 томлык "Татар тарихы” китабының беренче кисәген тәкъдим итү тантанасы булды.

5
май, 2003 ел
дүшәмбе
30 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең баскетбол федерациясе президенты Сергей Чернов белән очрашты. Әңгәмә вакытында Татарстанда баскетболны үстерү перспективалары тикшерелде.

30
апрель, 2003 ел
чәршәмбе
Лаеш районы авыл хезмәтчәннәре, замана кыенлыкларына карамастан, һәр тармакта тырышып хезмәт итәләр, ашлык, бәрәңге, ит, сөт, яшелчә җитештерәләр, төзелеш алып баралар, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен уңышлы хәл кылалар. , лаешлылар-ның эшләре белән танышты, аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән кызыксынды. Башта ул "Юбилейный" акционерлык җәмгыятендә булды, кошчылар белән очрашты, аларның эш һәм яшәү шартлары турында сорашты.

29
апрель, 2003 ел
сишәмбе
Узган шимбәдә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованы 70 яшьлек юбилее белән котлады. Танылган шәхесне тәбрикләргә шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, мәдәният министры Илдус Тарханов, Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимул-лин да килгән иде.

28
апрель, 2003 ел
дүшәмбе
Агымдагы елның өч аенда сәнәгать җитештерүенең үсеше 105 процент тәшкил итүгә карамастан, ул нәтиҗәле булып чыкмады, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Иминлек утырышын ачканда. Утырыш 25 апрельдә Казан Кремлендә булды.

24
апрель, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Әгәр Татарстаннан Төркиягэ нефть чыгару артса, безнең арада товар әйләнеше елга 1 миллиард доллар тәшкил итәргә мөмкин, диде Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Куртулуш Ташкент 24 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев белән очрашу вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International