11 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эчке хезмәт генерал-лейтенанты Николай Демидовны 70 яше тулу уңаеннан котлады. Бу көнне Николай Иванович күп нәрсәләрне искә төшерде: Татарстан белән аны 20 елдан артык хезмәт биографиясе бәйли. Юбилей хөрмәтенә һәм республика файдасына хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Николай Демидовка ТР Мактау Грамотасын тапшырды.