ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2003 ел
җомга
Кичә Алабуга халык депутатларының берләштерелгән Советы сессиясе булды. Анда район һәм шәһәр хакимиятенең 2002 елда башкарылган эшләре һәм 2003 елга бурычлары турында исәп-хисап тотылды һәм 2002-2006 елларга социаль-икътисадый үсеш программасы тикшерелде. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев катнашты һәм чыгыш ясады. Сессия башланыр алдыннан Президент "Алтын башак" супермаркетын һәм шәһәрнең 12 нче микрорайонында төзелгән ябык типтагы базарны ачуда катнашты, милиция мәктәбендә булды, М.Цветаева һәйкәленә чәчәк бәйләме куйды.
2 апрельдә ТР Президенты Минтимер Шаймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ижауда булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары- икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, мәгариф министры Фарис Харисов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре керде.

28
март, 2003 ел
җомга
28 мартта Мәскәүдә "Бердәм Россия"нең Генераль советы утырышы булды. Анда әлеге партиянең лидерлары Борис Грызлов, Минтимер Шаймиев, Сергей Шойгу, Юрий Лужков, Вячеслав Володин, Олег Морозов һәм Владимир Пехтин катнашты.
Утырышта "Бердәм Россия"нең II чираттан тыш съезды делегатлары каравына чыгарыласы партия документларының проектлары тикшерелде. Форум бүген "Космос" кунакханә комплексында узачак.

25
март, 2003 ел
сишәмбе
Чечня Республикасы Администрациясе башлыгы Әхмәд Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.

24
март, 2003 ел
дүшәмбе
Әлмәттә халык депутатларының берләштерелгән Советының XXI сессиясе булды. Анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Сессиядә Әлмәт шәһәре һәм районы хакимиятенең 2002 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2003 елда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре турында шәһәр һәм район хакимияте башлыгы Ришат Әбүба-киров чыгыш ясады.

21
март, 2003 ел
җомга
20 март кешелек тарихына Гыйракта икенче сугыш башлану көне буларак кына түгел, ә бәлки Россия Президенты Владимир Путин әйткәнчә, халыкара иминлек системасының җимерелә башлавы көне буларак та кереп калырга мөмкин. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу уңайдан болай диде:

19
март, 2003 ел
чәршәмбе
Узган елның көзендә якташыбыз Вадим Токарев, IBF версиясе буенча континентара чемпион исемен дәгъва итеп, рингта Сербиядән килгән Горан Дирич белән очрашты. Икенче раундның башында көндәшен нокаутка җибәреп, Вадим үзенә генә түгел, барлык татарстанлыларга да чиксез зур куаныч китерде.
17 мартта Татарстанга өч көнлек визит белән Болгария Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Илиян Василев җитәкчелегендәге Болгария делегациясе килде. 18 мартта ТР Министрлар Кабинетында Болгария илчесен Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

18
март, 2003 ел
сишәмбе
15 мартта Казанда "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк оешмасының икенче чираттан тыш конференциясе узды. Чираттан тыш конференция үткәрү 29 мартта Мәскәүдә узачак икенче партия съездына әзерлек белән аңлатыла.

17
март, 2003 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында Россия Федерациясенең барлык субъектларының икътисад министрлары катнашында Икътисадый совет оештыруны тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International