ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2003 ел
сишәмбе
Кичә Спас районында беренче яртыеллык эш йомгаклары һәм 2003 ел урагына әзерлек мәсьәләләренә багышланган республика семинар киңәшмәсе булды. Киңәшмә өчен Спас районының сайлануы тикмәгә түгел. Авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору буенча Спаста соңгы вакытларда күп эшләр башкарыла. Шуны гына әйтүдә җитәр, районның 40 процентлап сөрү җирләре хосусый кулларга күчеп, биредә матур гына нәтиҗәләргә ирешелә.

5
июль, 2003 ел
шимбә
5 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия сугыш кирәк - яраклары агентлыгы генераль директоры Виктор Холстов сугыш кирәк - яраклары җитештерү тармагы предприятиеләрендә хәлне савыктыру юлларын тикшерде.

4
июль, 2003 ел
җомга
4 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ министры Владимир Зорин очрашты. Бу очрашуда дәүләт милли сәясәтен, шулай ук III Бөтендөнья татар конгрессы карарларын һәм аның йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләрен тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

3
июль, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Казанда “Төбәк үсеше стратегияләре” дигән III форум ачылды. Анда форумның рәистәшләре – РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

28
июнь, 2003 ел
шимбә
Узган шимбәдә, 28 июньдә, Мәскәүдә үзенең колачы буенча тиңдәшсез гамәлият - "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары форумы булды. Ул "Президент белән бергә" лозунгы астында узды.

26
июнь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Чирмешән районында булды. Чирмешендә урта мәктәп ачу тантанасында катнашты, район үзәк хастаханәсендә булып, аны үзгәртеп кору мәсьәләләре хакында фикер алышты, "Октябрьнең 50 еллыгы" хуҗалыгы иген кырларында, район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты. Район газетасы редакциясе бинасы, Чирмешән елгасы аша күпер төзелешләре, шәхси йортлар җиткерү мәсьәләләре шулай ук Президентның игътибарында булды.

25
июнь, 2003 ел
чәршәмбе
25 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бетенденья банкының Россия Федерациясендәге вәкиллеге директоры Джулиан Швайцер Халыкара реконструкция һәм үсеш банкының ике заемын әзерләү буенча башлангыч тикшерү уздырды. Беренче заем казан шәһәр хуҗалыгына һәм икътисадына реформа ясауга биреләчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул 200 миллион доллар тәшкил итәчәк. Икенчесе - 250 миллион доллары метрополитенның беренче чираты комплексын тезүне төгәлләүгә һәм - тапшыруга тотылачак.
25 июньдә Казанга РФ тимер юллар министры Геннадий Фадеев килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар каршы алды. Югары дәрәҗәле кунак аэропорттан Казан Кремленә китте. Анда аның Татарстан Президенты белән рәсми очрашуы булды.

23
июнь, 2003 ел
дүшәмбе
Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Рәүф Саад 20 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашу вакытында республикага үзенең беренче визитын, Татарстан - Мисыр мөнәсәбәте үсешендә яңа дәвернең башлануы, дип бәяләде.

21
июнь, 2003 ел
шимбә
21 июньдә Казанда сабантуй киң колач белән бәйрәм ителде. Шушы көнне башкалада яшәүчеләрне һәм кунакларны һәр районда сабантуй бәйрәме кагыйдәләре буенча бизәлгән мәйданнар каршы алды. Совет районында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм алдагы көнне Татарстанга рәсми визит белән килгән Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель сабантуй кунагы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International