ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе

3 мартта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Төркия Республикасының энергетика һәм табигый ресурслар министры Танер Йылдыз белән очрашты.


25
февраль, 2011 ел
җомга

25 февраль көнне Казан Кремленың тәкъдим итү корпусында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы делегациясе белән очрашты.


18
февраль, 2011 ел
җомга
18 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Очрашу Казан Кремле бинасында узды.



16
февраль, 2011 ел
чәршәмбе

16 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургта Бөтенроссия А.С.Пушкин музеенда булды, биредә ТР Милли музееның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Ашкынамын… мәңгелеккә» дигән күргәзмәсен ябу тантанасы узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

15 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “100 ТВ” телеканалында (Санкт-Петербург) эфирга чыгучы «Встречи на набережной Макарова» программасының кунагы булды.

15 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төньяк башкалада Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашты. Очрашу Смольныйда Санкт-Петербург Хөкүмәте бинасында узды.


24
гыйнвар, 2011 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) президентының Казандагы чараларга әзерлек һәм үткәрү буенча өлкән киңәшчесе итеп билгеләнде. Бу хакта Халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов аңа үз хатында белдерде. Ул Казанда 2011 елның 3-27 маенда шахмат буенча Дөнья чемпионы исеменә дәгъва белдерүче 8 уенчы арасында матчлар үткәрүдә һәм шулай ук Халыкара шахмат федерациясенең Шахмат академияләре дигән яңа проектын гамәлгә ашыруда уңышлы бердәм эшчәнлеккә өметләнүен билгеләп үткән.


13
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе

Франциянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан де Глиниасти җитәкчелегендәге делегация вәкилләре белән бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә очрашты.


24
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе

24 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Дубай Ислам банкының «Dar AI Sharia Legal & Financial Consultancy LLC» консалтинг компаниясе идарәче директоры доктор Хөссәен Хәмид Хәссән белән очрашты.


23
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе

Казан Кремленың вәкиллекле корпусында Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының 15 кешедән торган ведомствоара фәнни-методик эксперт советы төзелеп, бүген аның беренче урытышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International