ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Казанда, яңа коммуникацияләр үткәрү һәм гамәлдәге инженерлык системаларын төзекләндерү эшләренә бәйле рәвештә, кайбер урамнар вакытлыча ябылып тора.

20
май, 2009 ел
чәршәмбе
Быел 3-5 июнь көннәрендә Казанда үткәреләчәк "Нәүрүз" IX Халыкара төрки халыклар театр фестиваленда кунак сыйфатында катнашкан театрлар бар. Шулар арасыннан фестиваль ачылганчы, 2 июньдә, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр"ен тәкъдим итәчәк.
20 май көнне ТР парламентының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты проектын тикшерде. Регламент проекты белән депутатларны парламентның Хокук идарәсе башлыгы Андрей Ощепков таныштырды. Аның сүзләренчә, әлеге проект депутатларның тәкъдимнәрен алып, эшче төркеме тарафыннан төзелгән.
Татарстан Иваново өлкәсендә текстиль-сәнәгать кластеры төзүдә катнашачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында губернатор, Хөкүмәт рәисе Михаил Мень җитәкчелегендәге Иваново делегациясе катнашында узган киңәшмәдә җентекле сөйләшү узды.
"Язгы моңнар" дип аталган концертны Милли мәдәниятләр йортының яшь белгече Гөлфия Хәлитова җитәкчелегендәге татар бүлеге әзерләп үткәрде. Концерт программасы көтелгәннән дә югарырак дәрәҗәдә булып, тамашачыларның ялкынлы алкышларына, олы рәхмәтенә лаек булды.
Иваново өлкәсе губернаторы, өлкә Хөкүмәте рәисе Михаил Мень җитәкчелегендәге делегациягә бүген ТР Министрлар Кабинетында "Электрон Татарстан" һәм республиканың тагын бер уникаль проекты булган "Электрон сәүдә-мәгълүмат " системасы тәкъдир ителде. Презентация ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Илнең театр эшлеклеләре берлеге карары белән 1998 елдан башлап тарихын яза башлаган "Нәүрүз" Халыкара төрки халыклар фестивале башта Урта Азия республикалары һәм Казакъстанда 5 ел рәттән үткәрелә килеп, союздаш республикалар таркалганнан соң сүлпәнләнеп, тараеп калган иде.
20 май көнне Кремльдә РФ Президенты Дмитрий Медведев Казан мэрына Мактау ордены тапшырды. РФ Президенты Указы нигезендә ТР Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе хезмәттәге уңышлары һәм намуслы хезмәте өчен Мактау орденына лаек булды. Бүген Мәскәү Кремлендә Дмитрий Медведев Илсур Метшинга югары дәрәҗәдәге бүләк тапшырды.

20 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Иваново өлкәсе Губернаторы, Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе Михаил Мень белән очрашуы булды. Очрашу тәмамлангач, Иваново өлкәсенең текстиль сәнәгатен Татарстан Республикасы нефтехимия сәнәгате предприятиеләре белән интеграцияләү нигезендә модернизацияләү турында хөкүмәтара килешүгә кул куелды.

Агымдагы елның 21 маенда ТР Дәүләт Советында "Сайлауга кагылышлы федераль закон новеллалары һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексына кертергә кирәк булган үзгәрешләр" дигән темага матбугат очрашуы уза. Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина һәм ТР Сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фоминның катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International