ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2009 ел
шимбә
25 май көнне 13.00 сәгатьтә Казанда "Соңгы кыңгырау-2009" гомумшәһәр бәйрәме башланачак. Быел мәктәп һәм гимназияләрне тәмамлап чыгучы 7 меңнән артык егет һәм кыз "Татнефть-Арена" Боз спорт сараенда әлеге традицион чарада катнаша, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Илнур Шакиров.
23 май көнне Никольское авылында "Каравон" рус фольклор фестивале ачылды. Өч гасырлык тарихы булган һәм язгы кыр эшләрен тәмамланганнан соң үткәрелә торган бу бәйрәм 1993 елдан башлап рәсми рәвештә рус халык җырлары фестивале статусын алды.

22
май, 2009 ел
җомга
22 май көнне Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Юрий Петров белән очрашты.
22 май көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанга эш визиты белән килгән дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Юрий Петров белән очрашты.
2013 елгы Универсиадага потенциаль инвесторларны ничек итеп кунакханә, кафе-рестораннар төзелешенә җәлеп итәргә? Инвесторларга нинди төп инфраструктура объектлары тәкъдим ителәчәк? Казан Универсиадасына әзерлек мәсьәләләренә багышлап ТР Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә әнә шул сорауларга җавап эзләнде. Икътисад министры Марат Сафиуллин рәислегендә узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Эчке эшләр министрлыклары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 25 688 кыз һәм егет өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

21
май, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Казан Ратушасында быел Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары, аспирантлары һәм әлеге уку йортын күптән түгел тәмамлап чыккан яшь белгечләр арасында Мэр Грантына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне котлау-бүләкләү тантанасы булды. Әлеге грант исә аларга дөньяның иң зур архитектура компанияләрендә белем алу, стажировка узу хокукы бирә.
Фәрит Мөхәммәтшин 2009 елның бюджетына үзгәрешләр кертү мәсьәләсенең күптәннән торуын ассызыклап үтте.
Казанның 1 номерлы татар гимназиясе “ПервоКлассная акция” проектында җиңүгә иреште һәм бүләккә “Intel” компаниясеннән мобиль класс алды.
20 май көнне ТР Милли музейда “Князь Йосыповлар нәселе тарихы. Казан-Петербург-Париж” уникаль күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмә Әлфия Рәхмәтуллинаның шул исемдәге автор проекты һәм Казанда Санкт-Петербургның Мойка елгасы буендагы Йосыповлар сараен тәкъдир итү кысаларында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International