ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2009 ел
сишәмбе
26 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТРның Биектау районына эш сәфәре белән килде. Районда булганда республика башлыгы Куркачи поселогында “Винербергер Кирпич ҖЧҖ” кирпеч җитештерү заводын ачуда катнашты.
26 майда Федерация Советында "2020 елга кадәр Россиянең озак вакытлы социаль-икътисади үсеше Концепциясе" нигезләмәләрен гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү турында зур сөйләшү узачак.

25
май, 2009 ел
дүшәмбе
Быел Казанның мәктәп һәм гимназияләрен тәмамлап чыгучы егетләр һәм кызлар бүген "Татнефть-Арена" Боз спорт сараенда "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен билгеләп үтте.
Быел Казан мәктәп һәм гимназияләре укучыларының җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча мэриянең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә чыгыш ясаган Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина түбәндәгеләрне хәбәр итте.
25 май көнне Казан шәһәре Башкарма комитеты идарәләре һәм комитетлары, шәһәр районнары җитәкчеләренең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә мэр Илсур Метшин узган атнада шәһәрдә спорт тормышында булган әһәмиятле вакыйгаларга тукталып, Казанның футбол буенча Россия Кубогын алу мөмкинлеге булуын белдерде.
Бүгенге көндә Татарстанда 1 миллион 555,1 мең гектар мәйданны язгы культуралар били, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 98 проценты дигән сүз. Республиканың 19 районында язгы чәчү эшләре тулысынча тәмамланды.
25 май көнне Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Аның көн тәртибенә 5 мәсьәлә чыгарылып, шуның өчесе оештыру эшләре белән бәйле иде. Утырышта холдингның генераль директоры, Директорлар советы рәисе һәм секретаре сайланды.

23
май, 2009 ел
шимбә
Татарстанда III Бөтенроссия мөселман яшьләре фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар - ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе, ТР мыөселманнарның Диния нәзарәте, Россия ислам университеты, РФ татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе, "Идел" Яшьләр үзәге.
22 май көнне Казанда Халыкара хатын-кызлар клубының ахыргы утырышы булып узды. Ул "Хатын-кыз һәм дин, толерантлык" дип аталган темага багышланган иде. Билгеле булганча, Татарстан дөньяга бөтен традицион диннәргә карата үзенең толерантлыгы белән танылган төбәк булып санала.
2009 елда мәктәпне тәмамлап чыгучыларга мөрәҗәгать итеп, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин: "Мәктәпнең соңгы кыңгырау чыңы - сезнең тормышыгызда иң әһәмиятле һәм тантаналы вакыйга. Бу көнне мәктәп белән саубуллашып, үзлектән хәл итәргә тиешле мәсьәләләр белән тулган олы тормышка ишек ачасыз. Әмма моңа хокукны сезгә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып раслыйсы бар", - дип кисәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International