Казанда хоккей сезоны инде бер ай элек тәмамланды дип уйлаучылар ялгыша. Тамашачыларны иң зур чара әле алда көтә. Бу җомгада, ягъни 22 майда башкалада Гагарин Кубогының беренче хуҗалары, Россия чемпионнары- "Ак Барс"ны бүләкләү хөрмәтенә хоккей бәйрәме гөрләячәк.
Татарстан Президенты "Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы турында"гы Указга (№ ПУ-278 от 15.05.2009) кул куйды.
Татарстан республикасының РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов Татар мәдәният үзәгендә узган Мәскәү татар морзалары мәҗлесе хисап-сайлау җыелышында катнашты.
Быел 3-5 июнь көннәрендә Казанда IX Нәүрүз халыкара төрки халыклар театры фестивале булачак. Шул уңайдан 20 май көнне сәгать 10.00да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында матбугат конференциясе үткәрелә.