ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2009 ел
дүшәмбе
1 майда Мәскәүдә вертолет индустриясенең "HeliRussia 2009" II халыкара күргәзмәсе ачыла. Анда Казан вертолет заводы делегациясе вәкилләре дә катнаша.
20 июньдә узачак Казан Сабантуенда Ислам башкалалары лигасы вәкилләре, ягъни бу шәһәрләрнең мэрлары катнашачак. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин хәбәр итте.<
18 май көнне Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

16
май, 2009 ел
шимбә
Мэр Грантына игълан ителгән ачык конкурсның 3 нчесе быел 23 мартта башланып киткән иде. Казан шәһәренең проект-архитектура оешмаларында эшләр өчен югары сыйфатлы белгечләр туплау, әйбәт кадрлар формалаштыруны максат итеп оештырылган әлеге конкурста Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм аспирантлары, шушы уку йортын тәмамлап чыкканнар катнаша ала, җиңүчеләргә дөньяның иң зур архитектура вузларында һәм әйдәп баручы компанияләрендә белем алу, стажировка үтү мөмкинлеге бирелә.
"Татарстан галимнәре, гомумән, ТР Фәннәр академиясе республиканың социаль-икътисади үсеше белән бәйле бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертеп, җәмгыятьтә лаеклы урын тота." Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу фикерен бүген ТР Фәннәр академиясенең еллык гомуми җыелышында җиткерде.

15
май, 2009 ел
җомга
ТР Икътисад министрлыгында Татарстанның презентация сәястен формалаштыруның яңа юллары каралды. Министрлык һәм ТР Инвестиция-венчур фонды белгечләре мәртәбәле илкүләм һәм халыкара форумнарда республиканың потенциалын тәкъдим итүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү турында фикер алышты, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
15 май Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикада капиталь ремонт программасы үтәлешенә багышланган традицион видеоконференция үткәрде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин эшләрнең барышы турында доклад белән чыгыш ясады.
15 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Россия Федерациясе Федераль миграция хезмәте директоры Константин Ромодановский белән очрашты.

14
май, 2009 ел
пәнҗешәмбе
14 майда Кировта Россия Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узган киңәшмәдә Идел буе федераль округы төбәкләрен социаль-икътисади яктан үстерүгә бәйле мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International